Үкчәләрегез «ялт» итеп торсын
Аякларыгыз гына сыярлык савыт алыгыз һәм 1,5 литр кайнар (пешәрлек булмасын) су салыгыз.
4 аш кашыгы водород перекисе өстәгез һәм шуңа аякларны тыгып утырыгыз.
Инде берничә минуттан ук ярты сәгать җебеткән кебек нәтиҗә алырсыз. Әгәр дә аяк табаннарыгыз бик тә каткан икән, озаграк тотыгыз. Аякларыгызны бер-беренә ышкып карап та, аларның «шыгырдап» торуыннан ничек чистаруын аңларсыз. Шунда ук үкчәләрегезне махсус угыч яки пемза белән ышкыгыз.
Шуннан соң, аякларыгызга глицерин һәм аш серкәсе катнашмасын (серкәне аптекадан алган глицерин шешәсе тулганчы кушарга) сөртегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев