Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Казанның көньяк чите Мәскәүдәге кебек боҗра төзергә мөмкинлек бирәчәк

М12 автотрассасын төзү нәтиҗәсендә республикада яңа юл барлыкка килергә мөмкин.

«Мәскәү - Казан» М12 тизйөрешле автотрассасын төзү һәм шәһәрне көньяктан урап үтү перспективасында Татарстан башкаласы янында Мәскәүнекенә охшаган юл боҗрасы төзергә ярдәм итәчәк. ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин автотрасса төзелеше мәсьәләсе буенча эшче төркем утырышында шундый фикер белән уртаклашты.

"Көньяктан әйләнеп узу безнең 24 км араны, бәлки, булачак боҗра юлын үзенә ала. Бу бик зур плюс. Халык өчен дә. Чөнки Казанга һәм башка шәһәрләргә эләгү җиңелрәк, тизрәк, куркынычсызрак булачак. Әгәр дә карасаң, үз вакытында юллар Мәскәү яныннан узган, ә аннары алар боҗрага кушылган ", - дип аңлатты Чукин.

Казан тирәли йөрү юлы, йөк ташуны Казан аэропортының логистик үзәкләренә тизрәк җиткерергә һәм аннан алып чыгарга ярдәм итәчәк, дип саныйлар экспертлар.

Хакимият халык белән юл төзү мәсьәләләре турында ачыктан-ачык фикер алышачак, моның өчен махсус эшче төркем булдырганнар. Ул 2024 елга кадәр җыелачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев