Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Казаннан Новороссийскига «Свияжск-Зернопродукт» элеватор комплексы аша бодай төягән беренче йөк экспрессы җибәрелде

2024 елгы уңышның ашлыгын 43 вагонга төягәннәр.

Йөкнең гомуми авырлыгы 3 мең тонна тәшкил иткән. Новороссийскка килгәннән соң бодай Төркиягә экспортланачак.

- Бу Татарстаннан тимер юл аша авыл хуҗалыгы продукциясен тулы тимер юл составы белән җибәрүнең беренче очрагы. Иң яхшы очракта, 10 вагон җибәрелә иде, бу югалтуларга китерә, нәтиҗәдә билгеләнгән пунктка кадәр аерым вагоннар бер ай һәм аннан да күбрәк барырга мөмкин иде, - дип билгеләде «Август-Агро» ИК генераль директоры Айдар Галәветдинов.

ЯҮМР матбугат хезмәте

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев