Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Казанга «Озын тәнәфес» конкурсы җиңүчеләре кайтты Казанга Кырымнан «Озын тәнәфес» («Большая перемена») конкурсында җиңүчеләр кайтты. Яшь татарстанлыларны ТР Яшьләр эшләре буенча министры Дамир Фәттахов каршы алды

Министр сүзләренә караганда, министрлыкның төп бурычы – яшәү урынына карамастан, яшьләр өчен тигез мөмкинлекләр булдыру. «Озын тәнәфес» Бөтенроссия конкурсы – ул һәр укучы үзен яшәү урынына һәм әти-әнинең мөмкинлекләренә карамастан тормышка ашыра ала торган мәйданчык.

«Конкурс барысы да үзеңнең теләк һәм тырышлыгыгыздан торуын күрсәтә. «Озын тәнәфес»тә: «Монда бәя куймыйлар, ә бәялиләр!» («Здесь не оценивают, а ценят!») дигән девиз бар. Безнең бурыч – киләсе елга Татарстаннан тагын да күбрәк балалар бәйгедә катнашырга теләк белдерсен иде", - дип билгеләп үтте Дамир Фәттахов.

Илнең 66 төбәгеннән килгән 303 укучы 5-7 сыйныф укучылары арасында «Озын тәнәфес» Бөтенроссия конкурсының икенче сезонында җиңү яулады. Конкурсның финалы «Артек» Халыкара балалар үзәгендә, «Артек» – тылсымлы кинодөнья» сигезенче сменасы кысаларында узды. Анда барлыгы 660 бала катнашты. Конкурста Татарстан Республикасыннан 8 кеше катнашты. Алынган баллар һәм финал этабы нәтиҗәләре буенча биш кеше җиңүгә лаек булды: Яр Чаллыдан Мәликә Бәдретдинова (А.С.Пушкин исемендәге 78нче Лицей), Казаннан Дилә Мәрдәнова (186нчы күппрофильле лицей – «Перспектива»), Полина Иванова (М.С.Устинова исемендәге 102нче гимназия) һәм Ангелина Ивлиева (152 нче Гимназия) һәм Әлмәт районыннан Лика Молдаванова (5нче гимназия).
Ангелина Ивлиева сүзләренә караганда, «Озын тәнәфес» - яшьләр төрле мөмкинлекләр ала торган мәйданчык: хәзер үк булачак һөнәрне билгеләргә ярдәм итә, үз идеяләребезне тормышка ашыра алабыз, ди ул.

Полина Иванова хәтта җиңүче булыр дип уйламаган да. Аның сүзләренә караганда, финалда катнашу - инде җиңү. Әмма ул максималь балл җыйганын белгәч, бик шатлана. «Бу минем тормышымда иң мөһим җиңүләрнең берсе», - дип ассызыклады ул.
Исегезгә төшерәбез, конкурста җиңүчеләр быел көздән үк «Озын тәнәфес» махсус поездында «хыяллар сәяхәте»нә юл тотачак: егетләр бөтен ил аша – Мәскәүдән Владивостокка кадәр барып, кире кайтачак.

«Озын тәнәфес» конкурсын оештыручылар – «Россия-мөмкинлекләр иле» АКБО, «Роспатриотцентр» ФДБУ һәм Россия мәктәп укучылары хәрәкәте. Конкурс «Мәгариф» милли проекты кысаларында тормышка ашырыла. «Озын тәнәфес» Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы, Россия Федерациясе Фән һәм югары белем Министрлыгы һәм яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык ярдәмендә уза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев