Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Казанга килгән пассажирлар арасында РФ Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин, шулай ук, бөек шагыйрьнең нәсел варислары бар иде

Бүген Казанның Халыкара аэропортында бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил хөрмәтенә аталган «Аэрофлот» авиакомпаниясенең Airbus А320не тантаналы рәвештә каршы алдылар. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты, дип хәбәр итә “Татар-информ” хәбәрчесе.

«Муса Җәлил - Татарстанныкы гына түгел, илебез герое. Аның батырлыгы мәңгелек булачак. Бүген, 24 июньдә, 75 ел элек кебек үк, без Җиңү парадын уздырдык. Мондый көнне бу самолетның бирегә килүе бик мөһим», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Казанга беренче рейс пассажирлары арасында РФ Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин, шулай ук, Муса Җәлилнең нәсел дәвамчылары: аның кызы Чулпан Җәлилова, оныгы Татьяна Малышева, оныкчыгы Михаил Митрофанов - Җәлил һәм оныкчыгы Елизавета Малышева килде.

Пассажирларны Казан танк училищесы оркестры каршы алды, ул Салих Сәйдәшев маршын башкарды. Һава судносының һәр пассажирына Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәре» исемле шигырьләр җыентыгы бүләк ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев