Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Казанда җылылык сезоны 21 сентябрьдә башланырга мөмкин, ә Яшел Үзәндә кайчан?

Казанда җылылык сезоны киләсе дүшәмбе, 21 сентябрьдә башланырга мөмкин, бу хакта Казан мэры Илсур Метшин "эшлекле дүшәмбе”дә хәбәр итте.

Мэр ТКХ комитетына һәм хакимият башлыкларына синоптиклар суыту турында хәбәр итүе аркасында, җылылык җибәрүне оештырырга кушты: «Киләсе дүшәмбедә без, якындагы ике атнага һава торышының нинди фаразына ия булуыбызга карап, җылы җибәрелүен игълан итәрбез дип уйлыйм».

Элегрәк ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы Фәрит Хәнифов Татарстанның ягу сезонына әзерлеге турында хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, әзерлек 94,8% тәшкил итә.

Яшел Үзәннең ТКХ департаментында хәбәр итүләренчә, бездә дә якынча фаразлар буенча, 21 сентябрьдә җылылык сезоны башланырга тиеш. Тик һава торышына карап. Әгәр дә өч көн рәттән һава температурасы +6 градустан артмаса, өйләребезгә җылылык биреләчәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев