Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Казанда үз үзләренә зыян салучы кешеләргә ярдәм итүче психология белгечләренең конференциясе узачак

29 мартта Казанда психологлар, психотерапевтлар, балалар һәм өлкәннәр белән эшләүче укытучылар өчен россиякүләм фәнни конференция булачак.

Гади генә әйткәндә, суицид, наркомания, алкоголизм һәм башка начар күренешләргә киртә кую максатыннан үткәрелә ул.

«Конференциядә Россия Федерациясенең барлык субъектларыннан вәкилләр катнашачак. Беларусия, Донецк Халык Республикасы, Пенза, Ярославль һәм башка төбәкләрдән килгән спикерларның чыгышлары яңгыраячак. Үзара тәҗрибә уртаклашу, киңәшләшү булачак», — дип сөйләде матбугат конференциясендә Татарстан балалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец.

Нигездә конференция эшендә катнашу дистанцион булачак, әмма Казан белгечләре үз семинарларын социаль-гуманитар белем бирү үзәгеннән үткәрәчәк.

«Алкоголь, наркотиклар, тәмәке тарту — авыр тормыш хәленә каршы тора алмаган өлкәннәр һәм яшүсмерләр тормышының аерылгысыз өлешенә әверелеп тора. Чыннан да, кешеләр еш кына үзләрен наркомания белән дә юк итәләр. Эксперт буларак конференциядә психологларга һәм педагогларга Татарстанда мондый кешеләргә ничек ярдәм итүләре турында сөйлиячәкмен. Мәсәлән, «Аеклык ноктасы» проекты республикада бик уңышлы бара», — диде ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш психиатр-наркологы, Республика клиник наркодиспансерының медицина өлеше буенча баш табибы урынбасары Резеда Хаева.

Чара барышында 2025 елгы конференциягә тема да билгеләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев