Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Казанда татар теле көнен премия һәм мюзикл белән билгеләп үтәчәкләр

Чаралар 26 апрельгә татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көнендә планлаштырылган.


Татар теле көнендә, 26 апрельдә, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көнендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов берьюлы берничә тематик чарада катнашачак. Бу хакта президент матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

- Гадәттәгечә бу көн Тукай һәйкәленә чәчәкләр салудан башлана. Аннары Рөстәм Нургалиевич шагыйрь музеенда татар иҗат интеллигенциясе белән очрашу уздырачак. Бу вакытта Кырлай авылында мәдәният эшлеклеләре һәм җәмәгатьчелек катнашында милли шигърият бәйрәме узачак, - дип аңлатты ул.

Моннан тыш, спикер Казанда Театр урамында шагыйрь һәйкәле янында Шигърият бәйрәме узачагын билгеләп үтте.

- Кич белән Президент катнашында мәдәният өлкәсендә уңышларга ирешүчеләргә Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясен тапшыру булачак. Шуннан соң «Алтын Казан» мюзиклын күрсәтү каралган. Моннан тыш, 26 апрельдә көн дәвамында төрле мәйданчыкларда тематик чаралар узачак, — дип нәтиҗә ясады Галимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев