Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Казанда шәһәр яны поездларының берсе йөрми башлый, икенчеләренең расписаниесе үзгәрәчәк

30 июльдән Албаба- Казан электричкасы йөрми башлый. Поезд үз эшен 22 августтан соң яңартачак.

Казанда шәһәр яны поездларының берсе курстан туктый. Шулай итеп, 30 июльдән Албабадан 6:40 сәгатьтә китеп, Татарстан башкаласына 8:33 сәгатьтә килүче Албаба - Казан электричкасы йөрми башлый. Бу Каменище - Тарталей куышлыгында ремонт эшләре бару белән бәйле. Поезд 22 августтан соң үз эшен яңартачак.

Моннан тыш, шул ук чорда Сосновка һәм Свяжск станцияләренә кадәр йөрүче ике электричканың расписаниесе үзгәрәчәк. Шулай итеп, Казан - Сосновка шәһәр яны поезды Татарстан башкаласыннан 7:53дә китәчәк, аннары үзгәрешләр барлык тукталыш пунктларына да кагылачак. Сосновка станциясенә килү 11:32 булыр дип көтелә. Ә Казан - Зөя электричкасы 19:24кә китеп, соңгы ноктага 20:39 кайтып җитәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    рэхмэт, кызлар!