Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Казанда «Республика йөзе» циклыннан беренче күргәзмәне Минтимер Шәймиевка багышлаячаклар

Күргәзмә Минтимер Шәймиевнең туган көнендә ачылачак.

20 гыйнварда, Минтимер Шәймиевнең туган көнендә, Казанның «Россия - минем тарих» Мультимедия паркының 1 нче павильонында «Республика йөзе. Минтимер Шәймиев» күргәзмәсе ачылачак. Ул республиканың беренче Президенты, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе эшчәнлегенә багышланган. Бу хакта паркның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Экспозиция тарихи вакыйганың 30 еллыгына - Татарстанның беренче Президентын бөтенхалык тарафыннан сайлауга багышланган. 1991 елның 12 июнендә ул Минтимер Шәймиев булды.

26 залда, паркның 133 проекцион экраннарында килүчеләр Шәймиев катнашында республиканың иң мөһим вакыйгалары турында бәян итүче фото һәм видеокадрлар белән танышачак.

Күргәзмә хронология буенча өч бүлектән тора: «1990 еллар», «2000 еллар» һәм «2010 еллар» (2020 елны да кертеп). Алар кунакларга тарихи вакыйгаларны күрсәтүче сирәк архив, заманча фото- һәм видеоматериаллар - ТР Дәүләт суверенитеты турында декларация кабул итү, ТР яңа Конституциясе, Казанның 1000 еллыгын әзерләү һәм үткәрү, Унииверсиарсиада-2013 не әзерләү һәм үткәрү, тузган торакны бетерү буенча социаль программаларны гамәлгә ашыру, тоташ газлаштыру һәм башка проектларны үз эченә ала.

Музей кунаклары, шулай ук, "Яңарыш" республика фонды проектларын күрәчәк, аның Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев. Килүчеләрдә шәхси архивтан алынган фото һәм видеоматериаллар зур кызыксыну уятачак.

2021 елда «Россия - минем тарих» мультимедиа паркында Татарстан үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткән кешеләргә багышланган «Республика йөзе» күргәзмәләре циклы планлаштырылган.

Беренче күргәзмәне ачу иртәнге тугызга планлаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев