Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Казанда Пермьда атыш вакытында һәлак булучылар истәлегенә мемориал оештырдылар

Казанда Ленин бакчасындагы фонтан янында Пермь университетында атыш вакытында һәлак булганнар истәлегенә мемориал оештырдылар.

Мемориал комач төстәге тукыма белән капланган берничә партадан ясалган. Анда инде "Пермь, кайгырабыз. Казан" дип язылган беренче канәферләр, шәмнәр һәм табличкалар бар.

Беренче булып бирегә Казан югары уку йортлары студентлары чәчәк салды. Аларның күбесе мемориалга дәресләрдән соң ук бөтен төркемнәре белән килде.

 

"Фаҗига турында парда утырганда белдем, яшь кешенең юлында бернинди киртәләргә очрамыйча институтка корал күтәреп баруы төшерелгән видеоны социаль челтәрләрдә күрдем. Бездә күптән түгел Казанда 175нче мәктәптә булган атыш шунда ук бу искә төште, без Пермь белән бергә кайгырабыз. Бу кешеләрне нәрсә этәрә? Аңлый алмыйм. Бу коточкыч ", - дип уртаклашты КИУның 4нче курс студенты Никита.
 

 

Пермь югары уку йортында һәлак булганнарны искә алырга Татарстан яшьләр министры Тимур Сөләйманов та килде.
 

"Бу бик зур фаҗига. Һәлак булучыларның туганнарының, якыннарының тирән кайгысын уртаклашам. Бу авыр халәтне безнең студентлар Пермь белән уртаклаша. Бүген бирегә Казанның төрле югары уку йортлары студентлары килә. Казан университетыннан, янәшәдәге генә КНИТУ-КАИ, технология университеты, студентлар лигасы биредә булды", - дип сөйләде Сөләйманов.
 

Студентлар артыннан шәһәрнең башка битараф булмаган халкы да килә башлады. Кайберәүләр бу хәлне мемориал янында гына белде һәм күз яшьләрен көчкә тыеп кала алды. Аларның күбесе, әле күптән түгел генә фаҗигане кичергәннәр, бу хәлне шәхси кайгылары итеп кабул итте.

Һәлак булганнарның туганнары һәм якыннарының кайгысын Россия Президенты Владимир Путин, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уртаклашты. Фаҗига белән бәйле рәвештә кайгы уртаклашу эшләре дәвам итә.

Моннан тыш, бөтен ил буенча төрле дәрәҗәдәге уку йортларында куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча чаралар күрелә. ТР Президенты Мәскәүдә бу проблема буенча РФ фән һәм югары белем министры Валерий Фальков белән фикер алышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X