Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Казанда коронавирус аркасында хач йөрешне гамәлдән чыгардылар

Чара 4 ноябрьдә узарга тиеш иде.

Казанда Covid-19 коронавирусы пандемиясе аркасында хач йөрешне (крестный ход) гамәлдән чыгардылар, ул 4 ноябрьдә узарга тиеш иде. Бу хакта мэриядә эшлекле дүшәмбедә шәһәр башлыгы Илсур Метшин белдерде.

"Санитар-эпидемиологик вәзгыять уңаеннан 4 ноябрьдә хач (тәре) йөрешен гамәлдән чыгару турында карар кабул ителде. Бу тәкъдим белән безгә Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан мөрәҗәгать итте. Без бу борчуны уртаклашабыз һәм барысын да социаль дистанция чараларын һәм Роспотребнадзор күрсәтмәләрен сакларга чакырабыз", - дип аңлатты мэр.

Элегрәк "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанда кафе, ресторан һәм башка җәмәгать туклануы объектлары хәзер 23 сәгатьтән 6 сәгатькә кадәр үз эшләрен туктатырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев