Составында күп күләмдә этил спирты булган төнәтмә, бизәнү лосьоннарын халык телендә "фанфурик" дип кенә йөртәләр. Менә шул "фанфурик"ларны канунсыз стау юлы ачыкланган да инде. Канунсыз эш алып баручы кәсепчеләр әлеге товарларны сәүдә күшәкләренә урнаштырылган сәүдә автоматлары аша сатып яткан. Моның өчен Казанның тынычрак урыннары сайланган. Тамак чылатырга яратучыларны әлеге лосьоннар арзан бәясе һәм составында спирт күп булуы белән җәлеп иткән.
- Республика халкы уяу булсын иде, - дип искәртә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе. - Шундый аппаратлар күргән очракта безнең инспекциягә, яки "Халык контроле" хезмәтенә җиткерергә кирәк.
Сүз уңаеннан, мондый фактлар Саратов өлкәсендә дә ачыкланган иде инде.
Нет комментариев