Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Казанда өч балалар бакчасы һәм бер мәктәп «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты буенча төзелде

Узган елда Татарстанда «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты буенча кайбер эре объектларны төзү планы уңышлы гамәлгә ашырылды.

Казан торак комплексында Art City да бассейнлы яңа мәктәп барлыкка килде, ул 1 501 укучыга исәпләнгән. Төзелеш бәясе 1,4 млрд сумнан артык, дип хәбәр итә ТР Төзелеш министрлыгы.

 

Башкалада шулай ук 710 урынлык өч балалар бакчасы төзелгән. Мәктәпкәчә балалар учреждениеләре «Весна-2» (120 урынга), «Салават күпере» (260 урынга), «Яңа Таулар» (330 урынга) торак комплексларында барлыкка килгән. Финанслауның гомуми суммасы 825 млн сумнан артык.

 

Моннан тыш, «Лето», «Брайт парк» һәм «Весна» торак комплексларында өч автомобиль юлы төзелгән. Финанслау 360 млн сумнан артык тәшкил итте.

Милли проект кысаларында иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү узды. Узган ел республика территориясендә 49 парк һәм сквер, шулай ук 8 объект - кече шәһәрләр конкурсында җиңүчеләр төзекләндерелде. Башкарылган эшләрнең гомуми бәясе 2 млрд сумнан артык.

 

«Татар-информ» элегрәк хәбәр иткәнчә, 2022 елда Татарстанда 67 парк, сквер һәм яр буйлары барлыкка киләчәк.

Милли проектлар Россиядә РФ Президенты Владимир Путин указы нигезендә гамәлгә ашырыла.

 

Төгәлрәк: https://www.tatar-inform.ru/news/tri-detsada-i-odna-skola-postroeny-v-kazani-po-nacproektu-zile-i-gorodskaya-sreda-5858994

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев