Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Казанда «Бөтен дөнья-балаларга " проектының 12 сәгатьлек онлайн-марафоны старт алды

Балаларны яклау көне белән турыдан-туры эфирда Татарстан артистлары, әйдәп баручы, спортчылар, блогерлар һәм бизнесменнары котлаячак.

Казанда "Бөтен дөнья-балаларга» хәйрия проектының онлайн-марафоны старт алды, ул 12 сәгать дәвам итәчәк. «Оперение» иҗади үсеш студиясе алып баручысы Роман Антонов белән укучылары Самира һәм Искәндәр Заһидуллиннар турыдан-туры эфирны алып барачак, кунаклар белән аралашачак.

“Бер көн дәвамында студиядә төркемнәр, төрле коллективлар, вокалчылар, артистлар эшләячәк, ә кунаклар сыйфатында студиягә безнең малайларны һәм кызларның сорауларга җавап бирү өчен кызыклы кешеләр киләчәк", — диде Антонов.

Трансляциянең беренче кунагы Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина булды. “Бу бәйрәм — өлкәннәргә, балаларыбызның балачагы имин һәм бәхетле булсын өчен барысын да эшлибезме икән, дигән кисәтү", — дип уртаклашты Удачина.

Марафон студиясендә, шулай ук, композитор Эльмир Низамов, Татарстанның атказанган артисты Айдар Сөләйманов, Казанның «Зенит» уенчысы Денис Земченок һәм башкалар катнашачак. Программада үсеп килүче буынга компьютер уеннарыннан башлап бьюти-индустриягә кадәр төрле юнәлешләр яктыртылачак.

Проект Анжела Вавилова исемендәге хәйрия фондына ярдәм итүгә юнәлдерелгән, аның карамагында, хәзерге вакытта 300гә якын пациент яшәгән хоспис бар.

"Хәйрия марафоны балаларны бәйрәм белән котлау өчен генә түгел, ә безнең ярдәмнән башка булдыра алмаган кешеләргә ярдәм итү өчен дә оештырылды», — дип билгеләп үтте алып баручы.

 Трансляция дәвамында барлык теләүчеләр икенче хоспис төзү өчен SMS-хәбәр ярдәмендә иганә итә алалар.

Марафон «Татар-информ»мәгълүмат агентлыгының YouTube-каналында уза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев