Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Казанда басма продукцияне популярлаштыру өчен ассоциация төзеделәр

Республика басма матбугатын таратучылар ассоциациясенә 14 оешма керергә планлаштыра, алар арасында дәүләтнеке дә, шәхси массакүләм мәгълүмат чаралары да бар.

Казанда «Татарстан Республикасы басма матбугат нәшриятләре һәм таратучылар ассоциациясе» коммерциягә карамаган оешмасы төзелде, ул кулланучылар арасында кәгазь басманы популярлаштыру һәм бу өлкәдә өлгергән проблемаларны хәл итү белән шөгыльләнәчәк. Ассоциациягә керергә 14 оешма теләк белдергән, алар арасында дәүләтнеке дә, шәхси ММЧ да бар. ТР Журналистлар берлегендә узган утырыш вакытында "Казанские ведомости" газетасының баш мөхәррире Венера Якуповны НКО башлыгы вазифасына билгеләү турында карар кабул ителде.

"Ул бу хәрәкәтнең төп инициаторы. Ул газета мәнфәгатен дә саклый, шулай ук матбугатта ваклап сату өчен, киосклар өчен җан-фәрман көрәшә. Кешенең теге якта да, бу якта да булуы бик мөһим», - дип билгеләп үтте «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков.

2019 ел мәгълүматлары буенча, Татарстан Россиядә матбугат киосклары белән тәэмин ителеш буенча 74нче урынны алды. Әмма җыелышта катнашучылар, аудиториянең интернетка китүенә карамастан, басма матбугат элеккечә үк укучылар арасында популярлык казана, дип белдерделәр. Ассоциациянең максаты -  басма продукция өлкәсендә барлыкка килгән проблемаларны хәл итү ысулларын табу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев