Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Казанда 30дан артык яшь спортчы агуланган

Футбол ярышларына килгән 30дан артык баланың агуланган. Табиблар яшь спортчыларга норовирус вирусы диагнозы куйганнар. Бу хакта Татарстан буенча “Роспотребнадзор” идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

- Хастаханәгә мөрәҗәгать иткән алты балага норовирус йокканлыгы ачыкланды. Табиблар ярышларда катнашучыларны күзәтүләрен дәвам итәләр, – ди ведомствоның матбугат секретаре Миләүшә Җамалиева.
Яшь спортчыларны хастаханәгә озатканнан соң, алар тукланган “Кристалл"кунакханәсе ресторанын 
Роспотребнадзор идарәсе вакытлыча япты. Кунакханәдә дезинфекция үткәрелде. Анда лаборатор тикшеренүләр дәвам итә.
Эш шунда ки, Казанга килгән яшь спортчылар ресторанда ашап чыкканнан соң, эчләре авыртуга, косуга зарланалар. Шуларның алтысы дәвалану өчен хастаханәгә салына.
Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев