Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Казанда – 12, Биектауда – 1, ә Яшел Үзәндә күпме?

Татарстанда COVID-19 белән көрәш буенча оператив штаб хәбәр иткәнчә, 15 июльдә 1961 елгы казанлы вафат булган.

Аны 11 июльдә Казан шәһәренең 7нче номерлы ГКБ базасында заманча инфекция хастаханәсенә салалар, ул уртача авырлыктагы икеяклы үпкә ялкынсынуы белән катлауландырыла. 14 июльдә пациентның хәле кинәт начарлана, аны реанимация бүлегенә күчерәләр, соңыннан үпкәләрнең ясалма вентиляциясе аппаратына тоташтыралар. 15 июльдә йөрәк эшчәнлеге туктый. Реанимация чаралары да ярдәм итми.

Моннан тыш, Татарстанда тәүлегенә 31 яңа COVID-19 очрак расланды, шуларның 1е - читтән йоктырган, калганнары контактта булган. 6 кеше хастаханәгә озатылган, 25 кеше өйдә дәвалана. Бу хакта оператив штабта хәбәр иттеләр.

Иң күбе Казанда - 12, Чаллыда - 3. Алга таба районнар буенча: Алексеевск - 1, Балтач - 2, Биектау - 1, Зәй - 1, Яшел Үзән - 2, Кайбыч - 1, Кукмара - 1, Лениногорск - 3, Мамадыш - 1, Түбән Кама - 1, Саба - 1, Ютазы - 1.

Соңгы тәүлек эчендә Россиядә 83 төбәктә коронавирус инфекциясенең 6406 яңа очрагы ачыкланган. Аларның 26% ы авыруның клиник чагылышлары булмаган. Тәүлек эчендә 186 кеше үлгән, 7681 пациент тулысынча терелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев