Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Казан зоопаркының иске өлеше Врангель утравына, Уссури елгасына һәм Байкал күленә әвереләчәк

"Төзелешнең икенче чираты Фукс йортын, оранжереяны реконструкцияләүне, читлекләрне тулысынча сүтүне һәм уңайлы вольерлар төзүне күздә тота („Замбези елгасы“ рәвешендә).

Шулай ук, яшәү чыганагы буларак су белән бәйле өч тематик зона булдыру да күздә тотыла. Бу - Врангель утравы, Уссури елгасы һәм Байкал күле», — дип билгеләп үтте зоопаркның матбугат хезмәте.

Хайваннарны зоналар тематикасы буенча урнаштырачаклар. Аларның берсенә дә карамаучыларны «Россия хайваннары» җыелма категориясенә берләштерәчәкләр.

"Татар-информ «МА белән сөйләшкәндә Казан зоопаркы директоры Фәнис Нурмөхәммәтов икенче чират буенча эшне башлау вакыты билгеле түгел, дип аңлатты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X