Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Казан зоопаркында 19 яшьлек Ромашка исемле юлбарыс үлде

Үз гомеренә ул 25 юлбарыс тапкан.

Казан зооботаника бакчасыннан күңелсез хәбәрләр килә. Анда 19 нчы яшендә юлбарыс - Ромашка үлгән. Табигатьтә юлбарыслар 13тән 18 яшькә кадәр яши, шуңа күрә Ромашка лаеклы рәвештә озын гомерле дип санала. Ул циркта туган, һәм аны шундый ук буй-буй артистлар коллективы составында чыгышларга әзерләгәннәр, әмма юлбарыс, дрессировщикка буйсынырга ашыкмаган, һәм нәтиҗәдә, аны күчереп, Казан зоопаркына яшәргә җибәрергә карар кылынган.

Монда Ромашка күпләрнең яраткан хайваны була, аның вольеры янында һәрвакыт тамашачылар җыела. Әле ул гаҗәеп әни булып чыга - үз гомерендә ул 25 юлбарыс тапкан, һәм берьюлы 2 дән 4кә кадәр бала китергән чагы да була. Бервакыт бишне таба, барысын да исән-имин имезеп үстерә. Аның бер кызы циркта эшли, гастрольләр вакытында Казанда берьюлы дүрт юлбарыс тапкан.

Үләр алдыннан соңгы берничә көндә Ромашка көндез вольерга чыгудан баш тарта, иртә белән иртүк йөри дә, аннары вольерның ябык өлешенә кереп китә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев