Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Казан янә халыкара ярышлар уздырырга әзерләнә

7-8 ноябрьдә Татарстан акробатик рок-н-ролл буенча дөнья үзәгенә әвереләчәк. Монда Дөнья Чемпионаты, шулай ук әлеге спорт төре буенча Чемпионат һәм Европа беренчелеге узачак.

Әлеге дәрәҗәле турнирны Казанда уздыру хокукы 2014 елда декабрьдә Россия кубогын искиткеч оештырган вакытта биргәннәр иде. Исегезгә төшерәбез: ул чакта Татарстан башкаласына 1000ләп спортсмен килгән иде. Акробатик рок-н-ролл Бөтенроссия федерациясе җитәкчеләре турнирны оештыруда бик тә канәгать калганнар иде, шуңа да Казанга халыкара ярышлар уздыру өчен ышаныч белдерде.

Дөнья Чемпионатында, шулай ук Чемпионат һәм Европа беренчелегендә тамашачылар һәм жюри әгъзалары алдында планетаның иң көчле спортчылары чыгыш ясыячак. Әлеге вакыйга онытылмаслык, якты эмоцияләр бүләк итәчәк.

Катнашучылар ярышта "Формейшн-девушки" һәм "Формейшн-Микс" акробатик рок-н-ролл элиталы дисциплинада көч сынашачак. Командалар хореографик элементлар һәм катлаулы акробатик трюклардан торган 3 минутлык программа белән чыгыш ясар дип көтелә.

Хәзергә 7 илдән спортчылар заявка биргән. Турнирда 600дән артык спортчы катнашыр дип көтелә.

Әлеге чараны уздыру өчен Казанга берничә тонна авырлыкта булган техник корылма, тавыш һәм ут җиһазлары кайтарылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев