Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Казан – Свияжск – Буа юллары

Ульяновск –Свияжск тимер юлында хәрәкәт 1942 елның 27 сентябрендә ачылган дәвердә тәүлегенә 12 пар поезд йөргән.

24-34 чакрым тизлек белән хәрәкәт иткән бу поездлар Гөбенә, Кильдураз, Буа, Цильна, Ходяш, Ключи, Борындык разъездлары булган урыннарда бер-берсен үткәреп җибәрер өчен тукталышлар ясаган. Сугыш чорында тимер юл Сталинградка кадәр төзелә.

Бу язмам Буа–Казан поезды юлы турында. Сугыш чорында, аннан соңгы елларда да Буага Казаннан тәүлеккә әллә ничә йөри иде. Ульян–Казан, Куйбышев–Казан, Волгоград–Казан, Уфа–Казан һәм башка поездлар барысы да Буа аша үтеп, без йөри торган Албаба станциясендә туктыйлар. Буа–Казан шәһәрара поездында шулкадәрле күп кеше иде. Чөнки Буадан Казанга чаклы никадәр станцияләрдә утыралар. Вагоннар шыплап тула, ял көнен әйтмим дә. 
Хөкүмәтнең карары белән Буага Казаннан поездлар туктатылды. Һәм шуның белән бик күп район халкы кыенлык кичерде, чөнки машина һәркемдә дә юк. Ә поезд ышанычлы әле ул, гел йөреп тора. 
Безгә Албабага кадәр электричка җибәрделәр, бик җайлы хәзер. Соңгы айларда, халык соравын канәгатьләндерептер инде, Свияжск–Буа поезды йөри башлады. Свияжскидан Буага кайтучы азрактыр инде ул, ә Буадан күбрәк килә. Шунысы гаҗәп, ник ул поездны Казанга кадәр җибәрмәскә инде, ә? Яшьләр ярар әле, ә өлкән кешегә ниш­ләргә? Шәһәргә барганда да, кайтканда да халык буш кул белән йөрми, сумкасы да, төенчеге дә була. балалы пассажирлар да күп. Күршемдә Буа районыннан олы яшьтәге бер ханым яши. Аның зарларын тыңлап, игътибарсыз калу мөмкин түгел. Башта Казанга Буага кайтучы автобуска барып җәфа чикте, инде хәзер дә кешечә түгел. Әле Буадан соң да авылына чаклы 25 чакрым кайтасы бар ди. Ә автобус поездга кадәр китеп бара. Әлбәттә, һәр кеше көен көйләп тә йөри алмый ул поездлар. Шулай да, күчеп йөрерлек булмаса яхшырак. Буадан утырып, Казанга кадәр барып җитәрлек итеп ясасыннар иде. 
Бәлки бу мәсьәләне уңай хәл итәрләр әле, өметләрен өзмәсеннәр иде, буалылар моң-зарын Рәйханә Зәйнуллина тыңлады. Яшел Үзән

Редакциядән: заманында Казан–Буа поездында кем генә йөрмәде икән?! Банкадагы килька балыгы сыман чак исән булып кайтсак та, ял, бәйрәм көннәрендә тәрәзәдән генә керсәк тә, ул вакытта үзенә күрә бер күңелле, рәхәт чор иде. Яшьләр арасында танышулар, кавышулар да булды инде Буа поездында. Кемдә нинди хатирәләр, кызыклы хәлләр күңелегездә уелып калган? Газетага язып салыгыз әле. Узган гомер сагындыра бит ул, матур чакларны бергәләп искә алыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев