Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Казан приютлары битараф булмаганнарны РФ

Конституциясенә төзәтмәләр өчен тавыш бирүне сорый Татарстан блогерлары РФ Төп законына төзәтмәләрнең йортсыз хайваннарга ярдәм итә алуы турында фикер алыша.

Казанның шәхси йортларының берсендә плакат барлыкка килде, ул битараф булмаган гражданнарны хайваннар өчен приютка акча белән ярдәм итәргә яки РФ Конституциясенә төзәтмәләр өчен тавыш бирергә чакыра, алар дүрт аяклы сукбайларны яклауны гарантияли. Плакат фотолары социаль челтәрләрдә бик тиз тарала.

"Әгәр дә сез акча белән ярдәм итә алмасагыз, РФ Конституциясенә хайваннарны яклау турындагы төзәтмәләр өчен 1 июльгә кадәр тавыш бирегез", - дип язылган плакатта.

"ВКонтакте" дагы пабликларның берсендә санаулы сәгатьтә плакат фотосурәте 200гә якын комментарий җыйды. "Төзәтмәләр өчен тавыш бирәбез, һәм шунда ук приютта акча барлыкка киләчәк?" - дип сорау бирде шәһәр хатын-кызларының берсе.

"Дәүләт читтә булмас дип уйлыйм", - дип җавап бирде аңа башка кулланучы. Блогерлар арасында Конституциянең 114нче маддәсенә тәкъдим ителгән төзәтмәләрне цитаталаган кешеләр дә табылды, анда "Россия Федерациясе Хөкүмәте җәмгыятьтә хайваннарга карата җаваплы мөнәсәбәтне формалаштыруга юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыра" диелгән.

Бу фраза турында фикер алышканда, кайберәүләр РФдә хайваннар өчен дәүләт приютлары барлыкка килергә мөмкин дигән нәтиҗәгә килде. Хәзер мондый изге инициативалар бары тик шәхси иганәләр аркасында гына гамәлгә ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев