Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Казан Кремле өстәмә чикләүләр турындагы фейкны кире какты

Фейк (ялган) хәбәрләр авторлары, перчаткаларны мәҗбүри йөртү, 65 яшьтән өлкәнрәк затларга үзизоляция, шулай ук, хезмәткәрләрнең өчтән бер өлеше өчен дистанцион эш режимы кертелә, дип ышандыра.

Казан Кремле Оператив штабның Татарстанда өстәмә чикләүләр кертүе турындагы мәгълүматны кире какты. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына ТР Президенты матбугат сәркатибе Лилия Галимова сөйләде.

Интернет челтәрдә, килеп туган санитар-эпидемиологик вәзгыять уңаеннан оператив штаб бүген режимны көчәйтү турында карар кабул итте, дигән хәбәрләр барлыкка килде.

Фейк хәбәрләрендә, 10 октябрьдән перчаткалар һәм битлекләрне җәмәгать транспортында, кибетләрдә һәм сәүдә үзәкләрендә һичшиксез куллану кертелә, диелә. Янәсе шул көннән сәүдә нокталары һәм автоташучылар перчаткалы-битлек режимны үтәргә тиеш. Югыйсә, аларга, янәсе, административ җаваплылык йөкләнә.

Шулай ук, 13 октябрьдән 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләр өчен үзизоляцияләүнең мәҗбүри режимы билгеләнә, ноябрьгә транспортта ташламалы йөрүне сату туктала, ә 1 ноябрьдән 65 яшьтән өлкәнрәк затлар өчен юлда ташламалы бәядән йөрү туктатыла, диелә.

Ялган хәбәрләр авторлары, шул көннән башлап эш бирүчеләр барлык хезмәткәрләрнең 30% тан да ким булмаган өлеше дистанцион режимга күчерелергә тиеш, дип ышандыра.

Бу мәгълүмат чынбарлыкка туры килми, дип ассызыкладылар Казан Кремлендә.

"Интернет челтәрендә Татарстанның оператив штабына сылтама белән ялган мәгълүмат таратыла. Игътибарлы булуыгызны һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының рәсми мәгълүматларына һәм карарларына гына ышануыгызны сорыйбыз, - дип өстәде Лилия Галимова.

Шул ук вакытта, дип хәбәр иттеләр ТР Президенты матбугат хезмәтендә, татарстанлыларны сәламәтлекләренә игътибарлы булырга һәм саклану чараларын үтәргә өндиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев