Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Казан Кремле өстендә ТАССР төзелүнең 100 еллыгы әләмен куйдылар

Әләмне тантаналы рәвештә урнаштыру республиканың барлык муниципаль районнарында һәм шәһәрләрендә узачак.

Татарстан Президенты резиденциясе территориясендә, Казан Кремлендә ТАССР оешуның 100 еллыгы әләмен тантаналы рәвештә урнаштыру булды. Чарада ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты. 

"ТАССР йөз еллыгы оешуына старт 19 декабрьдә бирелде. Безнең республика оешуына багышланган әләмне нәкъ менә Казан Кремлендә күтәрәчәгебез символик мәгьнәгә ия», - дип белдерде Сәфәров. 
Әләм Татарстан Республикасы дәүләт гимны астында күтәрелде. Анда ТАССРның 100 еллыгы логотибы сурәтләнгән, ул республика куйган максатларының һәм казанышларының ачыклыгын символлаштыра. Алтын кайма - төбәкнең казанышларын раслый, дип сөйләде Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты директоры Рамил Хәйретдинов. 
ТАССРның 100 еллык елына багышланган чаралар дәвам итәчәк. Әләмне тантаналы урнаштыру шулай ук республиканың барлык муниципаль районнарында һәм шәһәрләрендә узачак. Бүген ул шулай ук ТР Хөкүмәте бинасы янында күтәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев