Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Казан иң яхшы юллы шәһәрләр исемлегенә керде

Яр Чаллы юл өслегенең сыйфаты буенча рейтингта дүртенче урынны алды.

Яр Чаллы юл өслегенең сыйфаты буенча рейтингта дүртенче урынны алды.

Казанда яшәүчеләр юлларның сыйфатын уңай бәяләделәр, шәһәрне рейтингның икенче урынына күтәрделәр. Тикшерүне Superjob югары түләүле эш эзләү буенча сервис үткәрде, аның нәтиҗәләрен "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына компаниянең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Ярты миллионнан артык кеше яшәгән 37 торак пункттан машина йөртүчеләрдән юл полотносының сыйфатын бәяләүләрен сорадылар.

«Икенче урынга ышанычлы рәвештә Казан чыкты: юллар уртача 3,73 баллга бәяләнә. Татарстан башкаласы ике ел эчендә уртача баллның иң күзгә ташланырлык үсешен күрсәтте - бүген Казан юлларының уртача билгесе 2018 елга караганда 0,46 баллга югарырак", - дип билгеләп үттеләр тикшеренү авторлары.

Төмәндә беренче урын, анда яшәүчеләрнең 86% ы җирле юлларның торышын яхшы һәм бик яхшы дип бәяләде: уртача биш баллдан 4,18кә.

Лидер шәһәрләр өчлеген Мәскәү йомгаклый: монда уртача 5 баллдан 3,66 тәшкил иткән. Шулай ук рейтингта шактый югары урыннарны Яр Чаллы (җирле юлларны уртача бәяләү - 3,65 балл), Автоград дүртенче урында, аннары Воронеж (3,45), Краснодар (3,35), Санкт-Петербург (3,33), Кемерово (3,32), Пенза (3,27) һәм Новокузнецк (3,36) алды.

Бүген юллар белән проблемалар иң күбе Новосибирскида - халыкның яртысы диярлек катламның торышын уртача 2,69 баллга, Рязаньда һәм Иркутскида (2,71 балл) бәяләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев