Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Казан федераль университеты профессоры: Казанда күп итеп кар явар дип көтелә

Татарстан башкаласында февраль ае җылы һәм карлы булды.

Февраль карларының чираттагысы Казанга күчә. Бу хакта бүген «Татар-информ»га профессор, география фәннәре докторы, КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев хәбәр итте.

«Россия Гидрометүзәге фаразлары буенча, 21-22 февраль төнендә шәһәрдә 3,5 мм явым-төшем булуы көтелә, ә иртәгә 2,3 мм күләмендә булачак. Шулай итеп, тәүлек эчендә 5 мм һәм аннан күбрәк явым-төшем көтелә. Һава торышы хәзер безнең территориядә булган Атлантикадан килгән циклон белән билгеләнә. Без циклонның Көньяк-Көнчыгыш перифериясендә торабыз. Татарстан башкаласында бу явым-төшемнәр атна ахырына кадәр көтелә», — диде әңгәмәдәш.

Юрий Переведенцев билгеләп үткәнчә, февраль аенда явым-төшемнәр 34 мм тәшкил иткән. Димәк, февраль норманы үтәгән инде. Кышның соңгы ае чагыштырмача җылы булды. Температураның уртача айлык нормасы 10,1 градус салкын, әмма 21 февральдә көндез Казанда термометр күрсәткечләре нольгә якын иде.

«Февраль ае уртача климат күрсәткечләреннән күпкә җылырак булачак. Башлангыч мәгълүматлар буенча, бу айда температура нормадан 3-4 градуска югарырак булачак», - диде Переведенцев.

Россия Гидрометереология күпьеллык күзәтүләре буенча, бу көн Казанда 1954 елда иң салкын көн була, ул вакытта температура -33 градус билгесенә кадәр төшә (127 ел мәгълүматлары буенча).

21 февральдә максималь температура 1958 елда билгеләп үтелә, ул вакытта һава торышы 3,5 градус җылылык тәшкил итә (122 ел мәгълүматлары буенча). Бу көнне максималь явым — төшем 1999 елда - 8,2 мм (136 ел мәгълүматлары буенча) була. 2018 елда бу көнне һава температурасы 9,7 градус салкын булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X