Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Каюм Насыйрига мәңгелек һәйкәл

Яшел Үзән районының Кече Шырдан авылында «Шәхесләребез» сериясеннән Каюм Насыйриның китабын тәкъдим итү кичәсе булды.

Бәйрәмгә татар язучылары, китапны әзерләгән галимнәр, Каюм Насыйриның нәсел дәвамчылары кайткан иде.

«Шырдан Шыгырданнан ким яңгырамаска тиеш»
Кече Шырдан – танылган мәгърифәтче, галим Каюм Насыйриның туган авылы. Әллә каян манарасы балкып торган мәчет, Каюм бабай коесы, чишмәләр дисеңме – барысы да мәгърифәтче исеме белән бәйле. 1902 елда Каюм Насыйри авылда мәчет салдыр­ган булган. Совет чорында, манарасы киселгәч, 1972 елга кадәр ул мәктәп булып хезмәт итә. Соңрак бинаны күчергәч, анда китапханә, медицина пункты урнаша. Бу бинаны сак­лап калу максатыннан, 2013 елда шырданлылар аны кабат мәчет итеп торгызырга карар кыла. Былтыр күз явын алырлык, искиткеч матур, яңартылган мәчет ишекләрен ачты. Аның янында ук Каюм Насыйрига бюст урнаштырылган. Күрше Олы Ачасыр авылында мәгърифәтченең исемен йөрткән музей эшли. Кече Шырданда ел саен Каюм Насыйриның туган көне уңаеннан, аның истәлегенә һәм бакыйлыкка күчкән авылдашлары рухына Коръән ашы уздырыла. Аның исемен, халык өчен куйган хезмәтләрен киң җәмәгатьчелеккә тагын да таныту өчен, Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә, «Каюм Насыйри туган җирен торгызу» фонды мәгърифәтченең әдәби мирасына багышланган төбәкара бәйге оештыра. «Шәхесләребез» сериясеннән Каюм Насыйри китабы – мәгърифәтчегә мәңгелек һәйкәл», – диде шырданлылар.
Китапны әзерләгән филология фәннәре докторы профессор Рамил Исламов: «Кечкенә вакытта «Әбүгалисина»ны укыган идем. Шул чакта кайчан да булса Каюм Насыйриның туган ягына кайтырмын, ул эчкән чишмә суыннан авыз итәрмен, аның турында китап әзерләрмен дип уйламаган да идем», – диде. Галим әйтүенчә, Каюм Насыйриның иҗатын өйрәнүчеләр күп. Аның иҗат мирасы бик бай. Төрле өлкәләрне колачлый. Китапта күренек­ле мәгърифәтченең әдәби әсәрләреннән, фәнни хезмәтләреннән өзекләр, аңа язылган хатлар, башка истәлекләр урын алган. Кайбер материалларны гарәпчәдән тәрҗемә итәргә туры килгән.

Эльвира МОЗАФФАР.
Яшел Үзән, Кече Шырдан

Бәхтияр Минһаҗев фотосы.

Тулы язма газетаның җомга санында (№48).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Тут я читал комментрии, где их можно найти?

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бу очракта Татар Конгрессының катнашы юк, ә кемнәгәдер куштанлану бик тә ошый, ә чынбарлык, бөтенләй башкача. Эльвирага рәхмәт, әмма сезне бутаган "зыялы" ны гаепләргә кирәктер.