1 декабрьдә Кече Шырдан авылында бөек якташыбыз Каюм Насыйриның нигезен саклап торучы яңартылган кое ачу тантанасы була.
Коены Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе Асия Гобәйдуллина җитәкләгән “Акведук” ширкәте реконструкцияләде. Тантанада авылдашлар, Олы Шырдан һәм Олы Ачасырдагы ут күршеләр, Каюм коесы” поэмасы авторы , шагыйрә Эльмира Шәрифуллина, Казанда Каюм Насыйри музее директоры Рушания Шәфигуллина һәм башка дәрәҗәле кунаклар булыр дип көтелә.
Тантанага рәхим итегез!
Нет комментариев