Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кайтарасы иде, азга гына....

Безнең Бузай авылы зур түгел, әмма табигате, күлләре, болыннары белән бик матур. Һәр кешегә туган ягы якын булган кебек, минем өчен дә Бузай бик тә кадерле.

Югыйсә, гомеремнең 16 елы гына анда узган. Авылдан чыгып киткәнемә дә ярты гасыр үтеп киткән. Шәһәр кешесе булам дип, мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казанга киткән идем. Күрше авылның гармунчы егетенә гашыйк булдым да, менә 45 ел Мулла Илендә гомер итеп, ирем белән бергә өч бала тәрбияләп үстердек, инде бер-бер артлы оныклар үсеп килә.

Ирем Рәйхан колхозда шофер булып эшләде, аннан читтән торып югары белем алып, агроном булды, үзем озак еллар ашханәдә, аннан кибеттә эшләдем. Хәзер икебез дә лаеклы ялда, тормышка шөкер итеп, яшәп яткан көнебез.
Гомер узган саен гел әтиле-әниле балачакны, үскән нигезне сагынып яшим.

Быел — Бөек Җиңүнең 75 еллыгы. Минем әтием дә Госман Сайран улы Мәһдиев — Бөек Ватан сугышы ветераны, әнием Хаҗия Шәфигулла кызы — тыл ветераны. Икесе дә сугыш ачысын үз җилкәләрендә кичергән кешеләр.

Сугыш авылыбызның һәр йортына кагыла. Сугыш башланганда әби-бабайның ике кызы һәм ике улы буй җиткән, тагын кечерәк ике уллары була . Сугышның беренче көннәрендә үк иң олы абыйлары Ярхәмне сугышка алалар. Күп тә үтми, аның артыннан ук Игълам абый китә. Алар икесе дә 1943 елны сугышта каты яраланып, авылга кайта. Чират әтигә җитә. Аңа 1944 елның гыйнварында 18 яшь тула, февраль аенда сугышка алалар. Ул 3нче Белоруссия фронтында сугыша. Каты бәрелешләрнең берсендә авыр яралана. Дошман самолетлары яудырган снарядлардан күп солдатлар һәлак була. Яу кырында үлеләрне җыеп, күмеп йөргәндә, бөтен корсагы теткәләнгән, әмма йөрәге тибүдән туктамаган яшь солдатны табып алып, тиз генә госпитальгә озаталар. Менә шул вакытта Госманның әти-әнисенә кара кәгазь килә. Әлбәттә, ул кәгазь кара булмый, ә кара мөһер сугылган кара кайгыга сала торган үлем хәбәре. Әйе, Татарстанның Хәтер китабында да Госман Мәһдиев Витебск өлкәсе, Лиозненский районы, Сверчки авылы янында җирләнде дип язылган. Чыннан да, әтинең сугышчан дусларының күбесе шул каберлектә ята. Әби-бабай, абый-апалары кайгыга батып йөргәндә, бер ай да узмый, чит кул белән язылган хат килеп төшә. Хат Мәскәү янындагы госпитальләрнең берсеннән була. Әти бераз сөйләшә алырлык хәлгә килгәч, шәфкать туташына әйтеп торып хат яздыра. Сугыштан яраланып кайткан олы абыйсы тиз генә җыенып, шул госпитальне эзләп, Мәскәүгә юл тота. Эзләп таба, палата саен кереп, «Магдиев, где тут?», «Магдиев, где тут?» — дип сорый. Әти: «Ерактан ук кемнеңдер мине эзләвен ишетәм.

Нигә эзлиләр икән, әллә икенче госпитальгә күчерәләрме икән, дип тә уйладым. Аннан, кирәк бит, бу врачның тавышы бигрәк безнең абый тавышына ошаган икән, дип уйлап өлгермәдем, палатага ишектән абый керде дә тагын шул сорауны бирә. Ә мин башымны күтәреп , «Дәү абый!», дидем дә, елап җибәрдем», — дип сөйләгән иде. Ул чагында әти әле йөри дә, хәтта утыра да алмый торган була. Бөтен корсагы бинтка уралган, йөзендә җәрәхәтләр. Шулай да, ул исән! Абыйсы шуңа сөенә. Әти 6 ай шул госпитальдә ята. Яралар бик авыр төзәлә, эчке әгъзаларга бик нык зыян килгән була. 1945 елның язында янә өйгә госпитальдән хат килә. Анда бик кыска гына: «Мәһдиевны килеп алыгыз», — дип язылган була.

Ярхәм абый тагын юлга чыга, әтине барып ала. Ул бик ябык һәм хәлсез була, I группа инвалидлык биреп кайтаралар. Аңа аз гына вакыт сугышырга туры килсә дә, ул батырлык күрсәтергә өлгерә. «Батырлык өчен» («За Отвагу») медале белән бүләкләнә. Туган як һавасы, шифалы үләннәре, әти-әни тәрбиясе аны аякка бастыра, күңеле күтәрелә. Җиңү көнен ул инде ярыйсы гына хәлләнеп, авылда каршы ала. Җиде класслы белемле егетне колхозда счетовод итеп куялар. Аннан соң өч ел — кибетче, унбиш ел авыл советы секретаре булып эшли.

Язманың кызыклы дәвамын газетабыздан укый аласыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев