Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кайсы очракта кибет хаклы?

– Җиһазлар салоныннан зур диван сатып алдык. Бер айдан соң ук эчтән конструкциясе сизелерлек янтайды, сыйфатсыз беркетелгән булган, күрәсең. Бардык, төзекләндерергә риза булдылар, әмма без ул диванны ремонт цехына үзебез алып барырга тиеш икән. Бу мөмкин түгел, чөнки ул зур диван өчен йөк машинасы кирәк. Кибет хаклымы?

– Юк, сатучыларның таләпләре нигезсез. Бу турыда «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы законның 18нче маддәсендә (7 пункт), зур габаритлы һәм авырлыгы 5 килогаммнан арткан товарны төзекләндерү, бәясен төшерү, алыштыру өчен алып китү яки илтеп бирү сатучы (җитештерүче, вәкаләтле оешма, шәхси эшмәкәр, импортер) исәбеннән һәм сатучы (җитештерүче, вәкаләтле оешма, шәхси эшмәкәр, импортер)  көче белән башкарыла, дип ачык итеп язылган. Әлеге бурычны үтәмәгән һәм кулланучы яшәгән урында сатучысы (җитештерүче, вәкаләтле оешма, шәхси эшмәкәр, импортер)  булмаган очракта товарны алып китү яки китереп бирү кулланучы тарафыннан башкарылырга мөмкин. Әмма моның белән бәйле чыгымнарны сатучы кайтарырга (түләргә) тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: В магазине Ремонт товара по гарантии