Кайсы хуҗалыклар язгы чәчүгә әзер
Район хуҗалыкларының язгы кыр эшләренә әзерлеген бәйге уздырып тикшерделәр.
Җиңүчеләрне, составына ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре, ТР Дәүләт техника күзәтчелеге идарәсе, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре һәм башкалар кергән жюри әгъзалары билгеләде. Комиссия район буенча 6 хуҗалыкны карап чыкты. Тикшерү барышында язгы кыр эшләренә техниканың төзеклегенә, әзерлегенә хезмәтне саклау тәртибенә басым ясалды. Нәтиҗә буенча беренчелеккә «ВЗП Заволжья» ширкәте, икенчедә – «Тау Иле», өченчедә – «Күгәй» хуҗалыгы.
Бүгенге көндә район кырларында дым каплату белән шөгыльләнәләр, ашлама сибәләр. Шушы көннәрдә чәчүгә дә керешәчәкләр.
Хәерле сәгатьтә булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев