Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Кайнар мотор» 150 ел эшли ала

29 сентябрьдә, 1999 елда гамәлгә куелган, Бөтендөнья йөрәк көне билгеләнде.

Кеше йөрәге – организмның «кайнар моторы» ул. Ул 75 триллионга якын күзәнәкне кан белән тәэмин итә һәм көненә – 100 мең, елына – 3,6 млн һәм гомер дәвамында 2,5 млрд тапкыр кыскарып, минутына 70 тапкыр тибә. Йөрәк мус куллары озак вакытка исәпләнгән һәм кайгыртучан мөнәсәбәт булганда, 150 елга кадәр өзлексез эшли ала! Тик, кызганычка, безнең «мотор»ның хезмәт итү вакытын төрле факторлар – стресслар, йогышлы авырулар, экология һәм, әлбәттә, дөрес тук ланмау киметә.
Йөрәк-кан тамырлары системасы эшен нинди ашамлыклар яхшырта, рационнан нәрсәне төшереп калдырырга кирәк? Бу хакта медицина фәннәре докторы, Рос потреб надзорның «Сә ламәт туклану» проекты эксперты Нана Погосова сөйли.

Биш порция кагыйдәсе
Йөрәк һәм кан тамырларының сәламәтлеген саклау өчен көн саен биш порция яшелчә һәм җиләк-җимеш кулланырга кирәк (500 г). Алар йөрәк-кан тамырлары проблемаларына китерә торган майларны үзләренә сеңдерә. Биш порция яшелчә һәм җиләк-җимеш бик күп кебек тоелса да, юк, бу бер алма һәм болгар борычы яки ике помидор, банан һәм кәбестә яки кишер, чөгендер булырга мөмкин. Туңдырылган һәм кипкән җиләк-җимеш куллану да яхшы.

Клетчатка турында онытмагыз
Кайберәүләр икмәкне үз рационыннан тулысынча төшереп калдыра. Ә ул йөрәк-кан тамырлары системасы эше өчен кирәк. Анда клетчатка һәм В төркеме витаминнары күп. Ярмалар да файдалы – бигрәк тә дөге, карабодай, борай. Алар «начар» холестериннан котылыр га булыша.

Майларның файдалысын сайлагыз
Йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау өчен туендырылган майларны, барыннан да элек трансжирларны куллануны чикләргә кирәк. Майлар организмга энергия чыганагы буларак кирәк. Әмма май кислоталары (полиненасыщенные жирные кислоты) булган продуктларны – кан тамырлары «сакчылары»н сайларга тырышыгыз. Май кислоталары зәйтүн, кукуруз, көнбагыш, соя, рапс майларында була. Балык майлары кан тамырлары өчен файдалы, шуңа күрә кардиологлар пациентларга рационнарына күбрәк балык кертергә киңәш итә. Өстәвенә, майсыз иттән аермалы буларак, майлы балык күбрәк файда китерәчәк. Мәсәлән, сельдь, скумбрия яки сөләйман балыгы. Консервларын да кулланырга була, әмма алар зарарлы өстәмәләрсез булырга тиеш. Әйтик, консервланган тунецка зур күләмдә яшел тәмләткечләр, помидор, кыяр өстәргә, үсемлек мае яки майсыз йогырт белән ашарга була. Йөрәкне саклый торган файдалы ризык килеп чыгачак. Чикләвекне көненә 30-40 г ашау да әйбәт. Аксым (майсыз ит, кош) җитәрлек күләмдә булырга тиеш.

Шикәрне азрак кулланыгыз
Рационда шикәр күләмен чикләү бик мөһим. Ул көнгә 50 граммнан артык булмаска тиеш. Татлы газировка, чәй яки кофе куллану тән массасы артуга, димәк, шикәр диабетына китерергә мөмкин. Бу, асылда, йөрәк-кан тамырлары авыруының эквиваленты, чөнки шикәр диабеты вакытында вак кан тамырлары зарарлана. Аларның якынча 80%ы инфаркт, инсульт, периферик атеросклероздан үлә.

Тоз һәм йөрәк-кан тамырлары авырулары: бәйлелек бармы?
Тозны артык куллану йөрәк-кан тамырлары авырулары үсешенә китерә. Кеше өчен физиологик норма булып көненә 1,5 г тоз санала. Бөтен дөнья сә ламәтлек саклау оеш масы мәгълүматла ры на караганда, тозны системалы рәвештә артык куллану, йөрәк-кан тамырлары һәм бөер патологиясенә, бөер ташларын формалаштыруга, артрозларга, остеопорозга һәм ашказанының яман шешенә китерә. Аш тозы күз авыруларын да (глаукома, катаракта) китереп чыгарырга мөмкин.

Физик активлык инфарктны кисәтә
Физик активлыкның файдасы: йөрәк мускулларының гына түгел, бөтен организм ның, шулай ук эчке органнарның кан белән тәэмин ителешенә яхшы йогынты ясый. Кан тамырлары каршылыгын киметә, шуның аркасында артериаль кан басымы төшә. Канның липид күрсәткечләрен яхшырта. Даими шөгыльләнү «яхшы» холестерин дәрәҗәсен арттыра. Канда глюкоза һәм инсулинны, тромблар барлыкка килү ихтималын киметә. Кәефне яхшыр та, тынычландыра, депрессив халәтләрне җиңәргә ярдәм итә, тонусны күтәрә. Йөрәк-кан тамырлары авырулары булганнарга атнасына кимендә 30ар минут 3-5 тапкыр физик күнегүләр белән шөгыльләнергә кирәк.
Әлбәттә, күнегүләрне башлар алдыннан табиб белән киңәшләшергә онытмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев