Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кайгы уртаклашу

91 нче яшендә Яшел Үзән районының Мактаулы гражданины Валентина Васильевна Перфильева вафат булды.

Ул үз язмышын яраткан шәһәренә багышлады - укытучыдан алып Яшел Үзән шәһәр советы башкарма комитеты рәисе урынбасарына, мәктәп директорына, мәгариф бүлеге мөдиренә кадәр хезмәт юлы узды. Лаеклы ялга чыккач, шәһәрнең социаль хезмәтен җитәкләде, "Рэхэт" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәген булдыруның башында торды. Күп еллар Валентина Васильевна шәһәр ветераннар советы рәисе булды.

Йөзләгән игелекле эшләр, аның яхшылыгыннан җылы алган меңләгән йөрәкләр, бик күп рәхмәтле укучылар армиясе... Валентина Перфильева Яшел Үзән тарихында тулы бер чор, аны арттырмыйча, легендарь шәхес дип атарга мөмкин.

Аның мәңгелеккә китүе яшел үзәнлеләрнең күбесе өчен авыр югалту. Валентина Васильевнаның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз. Сезнең белән бергә кайгырабыз.

Яшел Үзән муниципаль районы Советы,
Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты
Яшел Үзән муниципаль районы Ветераннар советы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев