Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кайда яшәр идең?

Россиялеләр яшәү өчен иң яхшы шәһәрләрне атадылар

Россиялеләрнең 15 проценты төньяк башкалага, ягьни Санкт Петербургка күчәргә тели. Җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге хәбәр иткәнчә, сигез процент сораштырылучы Мәскәүгә, тагын алты проценты Краснодарга күчүне өстен күрә.
Тулаем алганда, респондентларның 25 проценты башка шәһәргә күчеп китәргә әзер, нигездә алар - 25тән 34 яшькә кадәрге яшьләр. 61 процент кеше шәһәргә күчәргә тели, 34 проценты исә авыл җирендә яшәргә ниятли.
Эш булмау да төп сәбәп булып тора, еш кына россиялеләр нәкъ шуның арасында яшәү урынын үзгәртә (18 процент). Шулай ук башка шәһәрдә тормыш дәрәҗәсе югарырак дип уйлаучылар - 15 процент. Тагын җиде процент россияле яхшы белем алу һәм перспективаларны киңәйтү өчен китәргә тели.
Экспертлар билгеләп үткәнчә, Россиядә эчке миграциянең бик түбән дәрәҗәдә булуы икътисад үсешенә тискәре йогынты ясый. Шулай ук тикшеренүчеләр әйтүенчә, кешеләр район үзәгенә, аннары төбәк яки республика үзәкләренә, ә аннары федераль әһәмияттәге шәһәрләргә күченә икән. Ягьни күченү процессы төгәл бер баскычлар буенча бара, бу хакта "Известия" хәбәр итә 
Яхшы тормыш эзләп, туган шәһәрләреннән күчеп китәргә әзер яшьләр күбрәк Тольятти, Омск, Барнаул, Чиләбе һәм Волгоградта яши икән. Туган җиреннән китәргә теләүчеләрнең иң азы Мәскәүдә, Севастопольдә, Грозный, Краснодар һәм Симферопольдә. Ә шулай да, күршенең тавыгы да күркә булып күренә, диләр бит, чит җирләрдә бәхет эзләп йөргәнче, үз җиреңдә солтан булуың мең тапкыр яхшырак бит? Килешәсезме?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев