Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кая барабыз без? Бер елга – бер бала

Җыеннар чоры. Һәр җирлектә яшәүчеләргә җыелып сөйләшә, район җитәкчеләренә, ишетсәләр-ишетмәсәләр дә, сорауларны бирә торган вакыт.

Әгәр дә җиткерә алсаң, һичшиксез ишетәчәкләр, хәтта моң-зар республикага кадәр барып җитәчәк. Шулай булгач, сорарга, гамәлдәге  программаларга эләгеп калырга, ә аның өчен хәбәрдар булырга кирәк. Еламаган балага кем имезлек бирсен?!

Рус Әҗәле җирлегенең халык  җыены Карашәм авылы клубында булды. Халык белән очрашуга  район башлыгы урынбасары Эльза Кадникова килгән иде.
 Бу җирлекнең үзенчәлеге нидә һәм яшәүчеләрне нинди сораулар борчый соң?
Җирлек башлыгы Гөлнара Семахина ясаган хисап чыгышына караганда, 2018 елга планлаштырылган бюджет бурычы бары дотациягә генә корылган булса да, нигездә үтәлгән. Бу иң гади проблемаларны да хәл итәрлек акчаның үзләрендә булмавын аңлата. Шуңа да инде  башкарма комитет халыктан салым җыюларга бик катгый карый һәм бурычларны анализларга тырыша. Ә анализ, түләмәүләрнең җирлектә яшәмәүчеләр аркасында  барлыкка килүен күрсәтә. Әйтик, монда 400дән артык кеше пропискада булып, шуларның яртысы гына авылда яши.  Шуңа күрә төзекләндерү, юллар чистарту, урамнарны яктырту кебек эшләр алып бару да кыенлашканнан кыенлаша бара.

Тулы язма газетада (№9)

Автор фотолары. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев