Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кавык белән көрәшәбез

Баш тиресенең торышын нормальләштерүне тәэмин итәргә һәм тиредәге майның бүленеп чыгуын бетерергә кирәк.

Составына серопротеин молекуласы кергән дәвалау косметикасын табыгыз. 
Баш тиресендә пәйда булучы ак "карга каршы" көрәштә А, В, С, Е, Н һәм U витаминнары сезгә ярдәмгә киләчәк. 
Кавыктан һәм баш тиресе кечетүдән интегүчеләргә белгечләр тәрәч балыгы (треска), банан, кишер, авокадо, әстерхан чикләвеге, кәбестә, финиклар, арахис һәм помидор ашарга киңәш итә. 
Кавык булган очракта, башыгызны кашудан тыеп торыгыз. Бу очракта, тире ялкынсыначак кына. 
Кавык гөмбәчекләреннән котылуның мәҗбүри шарты - гигиена. Иртән гельләр һәм лакларны чәчегезгә сиптергән булсагыз, кичен аларның барысын да юып төшерегез. 
Чәчләрне кавыктан арындыру өчен, пироктон оламины, корица экстракты һәм соя комплексы булган дәвалану чараларыннан файдаланыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев