Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Картаймас йөрәкле «оста куллылар»

Акъегетнең күркәм яшьтәге хатын-кызлары үзләренең көндәлек тормышларына күңелле төсмерләр өстәп яшәвен күргәч, күңелдә соклану катыш шатлык хисләре туды. Кәеф күтәренкелеген дә, аралашуны да беркемгә дә алтын каймалы савытта китереп бирүче юк.

Тормыштан үзең ямь табып яшәргә өйрәнмәсәң яки өй бусагасын атлап чыгарга иренеп, урамга тәрәзә аша гына карап утырсаң, әлбәттә, күңел дә үсми, гомер көзенә кереп баручы йөрәкне сагыш сара. Ә менә авыл клубына барып, кул эше артында гәпләшеп эчеңне бушатсаң, аннары шунда өстәл артында җыелышып, үзең белән кыс­тырып килгән тәм-томнар белән тәмләп чәй дә эчеп куйсаң – яшәреп­ләр китәсең инде менә! 
Акъегетнең унлап уңган хуҗабикәсе клубларында оешкан «Оста куллар» түгәрәгенә нәкъ менә шуңа күрә бик рәхәтләнеп йөри дә. Яшь аермалары да төрле – иң яшенә 45, ә иң өлкәненә 83 яшь. 
– Шул хәтле теләп килә апаларыбыз әлеге түгәрәккә. Атнасына ике тапкыр җыелырга тырышабыз. Алдан «Оста куллар»га әниләре белән кызлар йөри иде, бергәләшеп кул эшләренә өйрәнделәр. Хәзер балалар болай да бик арый, укуларыннан бушый алмыйлар, дәресләр дә күп бит. Менә шулай итеп, яшьләрне олылар алыштырды, – дип, авылдашларын бик хөрмәт итеп сөйли Акъегет мәдәният йортында ун елдан бирле мөдир вазифаларын башкаручы Фирдания Нигъмәтҗанова. – Безнең һәр очрашуыбыз бик җылы уза. Тәҗрибәләр белән уртаклашабыз, кем нәрсәгә остарак, шуны башкаларга да өйрәтә. Кемдә яңа бәйләү үрнәге, кемдә яңа төрле рецепт бар – күрсәтә, әзерләп килә. Кулларны ял иттергәндә, чәй өстәле артында, алып килгән күчтәнәчләрдән авыз итәбез. Төрле гыйбрәтле хәлләр, дөнья яңалыклары белән уртаклашып, Гөлсәрия Моталлаповабызның дини китаплар укыганын, хәдисләрен тыңлап ике сәгать вакытның узып киткәне сизелми дә. 
Яшьләрнең түгәрәк­ләргә йөрергә вакытлары калмаса да, төрле бәйрәм концерт-кичәләрдә, чараларда олылар да, балалар да актив катнаша. Норлатта уздырыла торган биючеләр фестивален бер ел да калдырганнары юк. Әле узган бәйрәм араларында гына Динә Камалетдинованың «Бәхилләшү»ен сәхнәләштереп, тамашачылар хозурына тәкъдим иткәннәр. Идел аръягы зонасы мәдәният идарәсе җитәкчелеге каршында уйнап күрсәтеп, имтихан тотканнар һәм югары бәягә лаек булганнар. «Клубка халыкны бик тартып булмый, шулай да, олы яшьтә булсалар да, авылның активистлары тыңлый. Әлеге спектакльдә 4 хатын-кыз, ике ир кеше уйнады. Гозеремне тыңлап, авылыбызның иҗтимагый тормышында катнашучыларның барысына да зур рәхмәтемне җиткерәм!» – ди клуб мөдире.
Бүгенге көндә «Оста куллар» түгәрәгенә йөрүче 72 яшьлек Фирдәүсә апа Измайлова яшь вакытында гына түгел, бүген дә сәхнәне үз итә:
– Яшь чагымда да клубта үзешчән сәнгатьтә катнаша идем, хәзер дә шунда, – ди ул. – Театрны әйтәм әле, бик матур булды, чын артистлардан бер дә ким куймадылар. Киленем Гөлзия дә шунда катнашып йөри (килен каенана туфрагында ярала, диләр). Бик ошаттык. «Оста куллар»га дөнья мәшәкатьләреннән арынып торырга йөрибез, рәхәт анда, үзеңә бер җиңеллек табып кайтасың, хәсрәтләрең онытыла. Яшьлек хатирәләрен яңартабыз, Гөлсәриягә рәхмәт, ул безне дини яктан баета. Өйдә үзеңә генә бәйләп утырасы күңелсез, ә анда эшең дә эшләнә, кешеләр белән дә аралашасың. Бер-беребездән өйрәнәбез. Кул эше эшләмәсәң, куллар ката, хәрәкәтләндергәч – рәхәт. Элек бик күп чигә идем, фермада эшләгәндә дә вакыт табылган шуңа, бик күп алар миндә. Кирәк вакытта, сораучыларга да биреп торам. Аяклар йөргәндә, күзләр күргәндә клубына да йөрергә кирәк әле. Аллаһка шөкер, яшьлек әрәм узмаган, хәзерге яшьләрнең бер кызыгы юк, бер кул эшен дә белмиләр бит, безнең кебек олыгайгач нәрсә дип искә төшерерләр инде узган гомерләрен?!
Әйе, олыгаеп баручы буын белән аралашкач, чынлап та, хәзер ниндидер мәгънәсез, буш гомер итәбез кебек. Аларның хатирәләрен тыңлап туеп булмый. Җитәр-җитмәслектә яшәсәләр дә, тормышларын матур, җанлы һәм тулы итә белгәннәр. Күреп торасыз, картлык­ларында да ямь табып яши алар!

 Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев