Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Картасыннан 40 мең сум акчасын алдырган

Яшел Үзән эчке эшләр бүлегенә банк картасыннан 40мең сум акчасын алдырган 59 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать итә.

Яшел Үзән эчке эшләр бүлегенә  банк картасыннан 40мең сум акчасын алдырган 59 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать итә.

Тикшерү эшләре башланып китә. Ачыклауларга караганда, 11 декабрьдә зыян күрүче социаль челтәрдә  партнер программасында теркәлгән өчен банктан 1000 сум бонус алырга мөмкинлеге турында хәбәргә юлыга.  Ул кызыксынып, бонус бирелә торган ссылка аша  сайтка керә һәм анда аңа анкета тутырырга һәм тест узарга кушыла.  Процедура барышында  хатын үзенең шәхси мәгълүматларын, банк картасы реквизитларын һәм кодын бирә, аңа СМС-хәбәр килә.

Сайтта пенсионеркага 1000 сум бонус бирелү турында ышандыралар.  Шул ук вакытта  аның телефонына  банк картасыннан 40 мең сум акча алыну турында СМС-хәбәр килә. Хатын шикләнеп, мобиль банк аша үзенең исәп-хисабын тикшерә. Чынлап та, акчасы алынган булып чыга. Зыян күрүче банкның контакт үзәгенә шалтыратып, хәлне аңлата һәм банк белгечләре тиз арада аның исәп-хисабын блокировкалый. Шулай итеп, хатын  калган акчасын да югалтулардан саклап кала ала.

Ничек кенә булмасын бервакытта да  таныш булмаган кешеләргә ышанып, шәхси мәгълүматны бирергә ярамый.  Иң беренче чиратта  якыннарыгыз  белән киңәшләшеп алырга, Интернетта отзывларны укырга кирәк. Шикле очракларга юлыгырга туры килсә, полициягә мөрәҗәгать итәргә була.

Лилиана Славкина     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев