Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Картаям дип һич тә уфтанмагыз

Әби-бабайлары, дәү әти-дәү әниләре булган балалар, алар тәрбиясендә үскән сабыйлар бик тә бәхетлеләр.

Әти-әни назыннан тыш, иң якын кешеләренең яратуын, кайгыртуын тоюлары белән бәхетле алар.

Өлкән буын бервакытта да начарга өйрәтмәс, хәер-фатихалары, үгет-нәсихәтләре, үтемле догалары бу тормышта туры юлдан гына атларга ярдәм итә һәм әби-бабай тәрбиясендә үскән яшь буын итәгатьле, ярдәмчел булуы белән дә аерылып тора. Мәктәптән соң кайнар ашлары, тәмле ризыклары белән каршы алучы, төрле түгәрәкләргә озатучы, көнозын әти-әнисе эштә чакта ярдәм кулы сузучы, оныкларының һәр уңышына, дәрестә алган билгесенә үзләреннән дә күбрәк сөенүче дә алар. Өлкәннәргә кадер-хөрмәт бу көннәрдә аеруча нык сизелә.

Шәһәребезнең 5нче гимназиясе дә иң кадерле кешеләрен зурлады. Кунакка дәшеп, искиткеч концерт оештырып, күңелләрен күрде.

Сез безнең иң якын кешеләребез. Җылы карашларыгыз, тәмле сүзләрегез, гомумән, булганыгыз өчен зур рәхмәт! Озын гомер, сәламәтлек кенә юлдаш булсын иде, – дип теләкләрен 5нче гимназия директоры Гүзәлия Нуриева җиткерде.

Менә ул берсеннән-берсе матур малай-кызларның сәхнәдә җырлаулары, биюләре, нәфис сүз сөйләүләре. Бу минутларда әби-бабайларның алардан күзләрен алмый, һәр чыгышларын алкышларга күмеп, горурлык хисләре кичерүләрен күрсәгез икән! Шатлык­лы күз яшьләрен дә тыеп тора алмадылар. Менә бит ул чын бәхет кайда! Гел шулай шатланып кына, балаларыгызның һәм оныкларыгызның игелекләрен күреп яшәргә насыйп булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев