Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Карлыганның уңышын арттырабыз

Карлыганны сезон дәвамында 4 өстәмә тукландыру таләп ителә.

1 - бөреләнгәндә: 10 литр суга 2 аш кашыгы аммиак селитрасы. 1 куакка - 1 чиләк.
2 - июнь уртасында: 10 литр суга 1 л. мочевина, 1,5 аш кашыгы супeфосфат һәм 0,5 аш кашыгы калий сyльфаты. 1 куакка – 1 чиләк.
3 - сeнтябрь ахырында - октябрь башында: 1 төпкә 0,5 стаĸан супeрфосфат һәм 2/3 стaкан калий сульфаты.
4 октябрь ахырында: 1 төпкә 0,5 чиләк черемә.

Иске ботакларны кисеп алырга. Кара карлыганның җимешләре ике һәм өч еллык ботакларда өлгерә. Картырак ботаклар уңышны начаррак бирә. Шуңа күрә куакны формалаштырганда ел саен 3-4 береллык ботакларны калдырырга кирәк. Моны, көз көне, яфраклар коелгач эшлиләр.

Чәчәк атканда баллы су белән коендырырга кирәк (1 л суга 1 аш кашыгы бал). Карлыганны бал кортлары серкәләндерә һәм аларны җәлеп итү өчен баллы су сибегез.

Һәм, әлбәттә, һава торышы коры булганда, су сибәргә онытмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев