Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Карбыз кабыгыннан цукат

***

  • Карбыз кабыгы – 500 гр
  • Шикәр комы – 500 гр
  • Су – 200 мл
  • Ванилин – тәменчә

Әзерлибез:

Чиста карбыз кабыкларын суга салып, төнгегә яки берничә сәгатькә калдырабыз. Аннары суын түгәбез, кабыкларны киптерәбез. Шикәр комының ярты нормасы белән судан сироп ясыйбыз, шуңа кабыкларны салып, болгата-болгата 15-20 минут кайнатабыз. Уттан алып суытабыз. Тагын кайнатып, кабат суытабыз. Өченче тапкырында калган шикәр комын, ванилинны кушып кайнатабыз һәм суынганын көтеп, карбыз кабыкларын сироптан алып, пергамент кәгазьгә тезәбез. Мичтә, акрын утта киптерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев