Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Карашәм авылында туып үскән бит ул

Совет чорында ул бу турыда безгә сөйләмәде,әмма ул ничектер Гайнанетдин Ваисинең үтерелгән көннәрендә мәдрәсәдән киткәнлекләрен сөйләгәне истә калган.

Рамзи Карашәмле профессор, заслуженный работник высшей школыРФ, заслуженный деятель науки РТ.Лауреат Госпремии РТ                                      

ФИНАНС ТӘРТИБЕ БЕТТЕ

 Акча мәсъләсе аерым кеше өчен һәм дәүләт өчен дә бик әһәмиятле нәрсә. Бүгенге заманда  барлык нәрсә акчага бәйләнгәндә узган замманнарга тагы бер кат күз салу бик кирәк.Ул вакытта акча аерым шәхесләр кулында бик аз булып күпчелек дәүләт кулында иде бит...

 1960 елның сентябрь аенда мин Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында студент булып йөргән чаклар.Гадәттәгечә Казаннан кайтуышлый Албаба станциясендә төшеп Төньяк Норлат  районының башкарма комитетына юнәлдем.Анда минем әтием баш бугхалтер булып район финанс бүлегендә эшли.Ул район үзәгеннән һәр суббота безнең туган авылыбыз Карашәмгә кайтып йөри.Бүгендә сәгать биштән соң райфо атын җигеп авылыбызга кайтырга чыктык.Эти  сугыш инвалиды шуңа күрә аңа бер ат көчле ”машина” бирәләр. Менә шуның белән Норлат авылын чыгып ат арбасында акыртын гына  әткәчем(без балар шулай әйтә идек)белән  тыныч кына сөйләшеп кайтабыз.Әтиебез тыныч,ә шулай да дилбегәне тарткалап алашага җан кертә,тау төшәбез,күперне узып тауга үрмәлибез.Тиздән, тауны менгәч,атыбыз да тизерәк атлар. Юл такыр. Алда зур рушша урманы(Рощадыр инде ул-Р.В). Халык аны үзенчә рушша диеп кенә җибәрә.Урман буйлап кайтуы нинди рәхәт,авыру әтиемә бу саф һава бик тә файдалы. Монда җиткәч иркенерәк сөйләшә, кайбер вакытта  җырлап та куя.Күберәк сөйләшәбез.Шулай  акыртын гына  сөйләшә торгач без киләчәк турында  да гапләшә башладык.Ничектер дәүләт кә карта да фикерләр әйтелде.Бу дәүләт улым озак яши алмастыр диеп  тәмамлады ул фикерен.Бу көтелмәгән, хәтта куркыныч фикерене ишетеп аптырап: нигә шулай әйтәсең, әткәчем“, - дидем.КПСС тарихын,Фәнни коммунизм,марксистик фәлсәфәләрне укып ,Никита Хрущевка ышанып тиздән коммунизм көтеп йөрегәнгә бу фикер сәер булып тоелды.Ә ул бик тыныч кына: “Финансовая дисциплина бетте”, улым диде. Фикерләр шуның белән тукталып та калды.Экономист,финансист булмагач аның секретлары мине кызыксындырмадылар, әтием  дә шуның белән сүзен тәмамлады. Атыбыз тау башына менеп җиткәч, шактый тиз юырта башлады. Дилбегәне тарткалап тагыда ул атны әйдәләде. Бәлкем ул миннән ниндидер фикерләрдә көткәндер, Казан дәүләт университеты студентыннан, ә мин ләм мим,ә соңырак бөтенләй  оныттым. Гамсезлек һәм наданлыгым артык уйландырмады да. Бәлкем яхшы да булгандыр.Заманасы бик яман иде бит. Ул вакытта миңа финансовая дисциплина бер нәрсә дә түгел иде шул... Әтидә башка бу темага кире кайтмады.Бер кырык ел чамасы бу турыда бөтенләй онытып яшәдем. Бары тик СССР дигән гүзәл дәүләт юкка чыккач,капиализм чоры басып алгач катып калган башларыбыздагы миләр уйлана башлаганнардыр инде. Хәзер әтиемне 50 елга якын алдан әйтеп куйган сүзләре башымда яңгырап тора. Хәзер инде исләрем китеп ничек итеп  узган гасырның 60 еллар башында ук  ул  СССР ның җимерелү  юлына басканлыгын күзаллаган. Әле ничек кенә бит. Бик аңлаешлы итеп нәтиҗә ясый “Финансовая дисциплина”бетте ди. Бүген дә бу өлкәдә тәртиб бар диеп әйтеп булмый. Инде  тагын сорау туа: ә хәзер,глобализация чорында ,бөтен донъяда да финанс (акча тәртибе)  тәртибе юк шикелле. Хәзер дөнья кайда бара? Бу инде башка тема...

  Кем соң ул алдан күрүче?

 

Вәлиев К.М(1904-1974)

 Ул Кәлимулла Вәлиев Минулла улы(1904-1974). Ул хәзерге Яшел үзән районындагы Карашәм авылында туып үскән. Инкыйлабка кадәрге чорда ул  Шырдан авылындаКаюм Насыйрый исемендәге мәдрәсәдә укып 7классны тәмамлаган.1918 елда Казанга килеп “Мөхәммәдия “ мәдрәсәсендә укый башлый,әмма Казанны аклардан коткаргач  укуны  ташларга мәҗбүр була.Ул яшәгән  гомум торакка төрек солдатларын керткәч иң соңгылар булып мәдрәсәне ташлап китергә мәҗбүр була.Соңырак  совет хакимияте мәдрәсәне ябып та куйганлыгы барыбызга да билгеле..

 Совет чорында ул бу турыда безгә сөйләмәде,әмма  ул ничектер Гайнанетдин Ваисинең үтерелгән көннәрендә мәдрәсәдән киткәнлекләрен сөйләгәне истә калган. Шулай булгач инде бу 1918 елның беренче марты була бит инде.Шушы көнне ваисовчыларның  җитәкчесе  Сардар Гайнанетдин  аль булгарины үтереп,складларын,штабларын туздыралар...Күрәсең яшь егет шуларны да шәйләп калган.  Өйгә кайтып кергәч бабабыз,аның әтисе Минулла: Улым  укуыңны ташлап нигә кайттың,әллә тәмәке тартыңмы?-кебек сүзләр әйтә.Малай барыснда сөйләгәч бабай тына,әрләми...Тагы җаен табалар.    Авылдан биш километр чамасында гына булган Урыс Әҗәле исемле авылдагы мәктәпкә укырга кереп укый башлый.Рус  телен үзләштерә. Тиз арада эшкә урнашу теләге дә туа,әмма кайда барып сугылырга?

   Шуны истә  тотарга кирәк: 1921 нче ел ул Татарстанда  икетеллекне ң кертелгән елы.Ул эш Кашаф Мохтаров хакимияте тарафыннан эшләнелә. 1921 елда Татреспубликада суверенитет игълан ителә.Шулай итеп рус һәм татар телләре дәүләт теле итеп игълан ителәләр.Бу вакытта  татар телен  хакимият органнарына кертү бик активлаштырыла.Руслар да күпчелек татар телен өйрәнүне хуплыйлар.Рауф Сабировных әйтүенә караганда 1924 елны бу эшне тәмамлауны  планлыйбыз ди.1923 елның июнь аенда Мәскәүдә булып узган ЦК РКП тарафыннан оештырылган яшертен  4нче совещаниядә чыгыш ясап Рауф Сабиров түбәндәге сүзләрне сөйли:” Бездә 51% татарлар ,русслар 40%, ә калганнары 8%... Кантоннарда татарлар  күбрәк булганга күрә татарчалаштыру авыр булмас.Без инде бу эшкә керештек һәм  уңышларга да ирештек.56 волостьа бөт ен кәнсәләр эшләре татарчалаштырылды.4  кантонда тәҗрибә уздырыла.Волостьларның бүлекләре волостьлар белән аралашуны  бары тик(исключительно -Р.С.)татар телендә алып баралар.

  Шулай итеп,әгәр дә без  авктив рәвештә эш алып барсак бер ел дәверендә  татар телен бөтен волостьларда,кантоннарда һәм Татреспубликаның үзәк учреждениеләренә дә кертәчәкбез,-ди.(автор тәрҗемәсе-Р.В) Рауф Сабиров коммунист  һәм чын күңеленнән ышанып хезмәт итүче буларак Үзәк комитетның ,совет органнарының да бу өлкәдә булышачакларына ышанып сөйли.Алгарак китеп шуны әйтергә кирәк шушы  яшертен киңәшмәдән соң Сталинның тырышлыгы белән  с олтангалиевчелек тудырылып Совнарком рәисе Кашаф Гыйльманович Мухтаров,фикердәшләре Рауф Сабиров,Кашаф Мохтаров,Ариф Енбаевлар һәм башкалар солтангалиевчелектә гаепләнеп эшләреннән дә азат и теләләр.Кызганч 1921 елны башланып киткән суверенитетка да 1923 елда киртә  куела...(Кара: Р.К.Валеев Кашшаф Мохтаров-беренче сувенренитет атасы.”Чын Мирас”№7,1913, “Чын Мирас” №10,1913.”; К истории первого суверенитета в Татарстане  “Магариф”№8,1913)

 Суверенитет кыска гына  вакытта (1921-23еллар)гына булса да  шактый татар интеллегнциясенең вәкилләре,русча татарча белгәннәр, урындагы,үзәктәге  дәүләт учреждениеләренә урнашып калдылар. Суверенитет кадрлар проблемасын тудырды.Тиз арада русча сукалаган һәм татар телен белүчеләрне төрле органнарга  җәлеп итә башладылар.Менә шуннан файдаланып минем әтием Вәлиев Кәлимулла да  1923 елны Русско Азелеевский волостька күчереп язучы(пререпесчик) итеп эшкә урнаша.Ул монда тиз арада авторитет та яулап ала. Яшь һәм булдыкле переписчикны Әрә (Тугаево) авылына авыл советы рәисе итеп җибәрәләр.Аның җитәкчелеге астында шактый зур авыл туры килә.Бу вакытта  Әрәдә 979 хуҗалык булып 1633 ирләр һәм хатын кызлар була

,җ ирнең гомум мәйданы 1044 десятин,49 ат,234 вак хайваннар,мөгезле эре хайваннар 58, авыл советы әгъзалары -17.(Кара Образование Татарской АССР.Казань,1963.-С.439).Башка хуҗалыклар кебек Әрә хуҗалыклары да дәүләт капитализмы(государственный капитализм)  ,Яңа икътисад сәясәте(НЭП) чорын кичерәләр.В.И.Ленинның сүзләренә караганда бу чорда эшчеләр хакимияте тарафыннан капитализмны кирәк дәрәҗәдә генә рөхсәт итеп крестьяннар белән бәйләнешне(смычка) ныгытып аларда Советларга ышанычны артырырга.Крестьяннар безнең тарафтан тормышларының  җиңеләюен сизсеннәр иде,- ди.Моңа ничек җитешергә,моны ничек эшләргә.Бу турыда бернинди методик күрсәтмәләр юк.Әгәр дә бу шулай икән безгә  моңа өйрәнергә кирәк.Бу елар НЭП белән тәнгәл килделәр.Шуның өстенә бу елларда ачлык һәм корылык та уңайсызлыклар тудырды.Җыеп әйткәндә төп бурыч-крестьяннарның тормышларын җиңеләйтү.Крестьяннар Совет властенең алар файдасына хәрәкәтен тоеп торырга тиешләр.Әмма моны ничк эшләргә.Бу турыда безнең тәҗрибәбез юк,-ди В.И.Ленин.Моны бары тик практикада гына тормышка ашырып булачагын ассызыклап әйтте.

  Менә шушындый Совет властенең яңа тормыш көйләгән чорында Вәлиев Калимулла Минулла улы да бу эшкә үз өлешен кертте.Авыл  к ешесе алдында куелган мәсъәләләрне ул уңай хәл итә алды.Авылда туып үскән,чиста күңелле бу егет бик яшь булуына карамастан теоретик проблемаларны әле артык белеп бетермәсә дә практикада шактый уңышларга ирешеп Әрә халкын тынычландырып  үз ягына(Совет ягына)  җәлеп итә алды.Моның шулай булганлыгын аның шушы авылда  тормыш иптәшен табуы да раслый.Ул шунда эшләгән дәвердә крестьян Низаметдин кызына,безнең булачак әниебез Шамсекамаргә өйләнә.Аның сөйгән ярына гына түгел бөтен Әрә халкын да яратып,үз итеп эшләгәнен дә әйтеп узмый ярамый.Чыннан да яшь кәләш биргән авыл халкына аның  тырышлыгы,хөрмәте үзеннән генә түгел Совет органнары аша да  җиткерелә.Нәтиҗәдә ул зур уңышларга ирешә,халыкның хөрмәтен яулап озак еллар Әрә халкы белән аралашып яши.Ул бөтен с емьясын ияртеп, отпуск вакытында, елга бер мәртәбәгә Әрәгә бару аның өчен,безнең өчен дә закон иде бит.

     Район үзәгендә  аның уңышларын күреп тиз арада(1927елны)Төньяк Норлат районының Норлат госбанкысының инспекторы итеп яңа эшкә чакыралар.Монда беркадәр эшләгәч янә яңа приказ нигезендә Яр Чаллы  кантонына Камай волостена страховой агент итеп җибәрәләр.Монда ул  страховой аппаратны (реорганизовать)

үзгәрткәч янә  Норлатка кайтып 1931 елның нояберендә район финанс бүлегендә инспектор булып эшли башлый,ә 1932 елда  райфоның баш бугхалтеры  должностена күчерелә.”Егерменче елларда НЭП авыл халкына ирек һәм Совет властена ышаныч тудырды.Хуҗалыкта булган артык малны базарларда сату мөмкинлеге туды.Базарларда авыл хуҗалыгы подукциясе киң рәвештә сатыла башлады. Шуны да әйтергә ки рәк авылларга крестьян хүжалыкларына иң кирәкле товарлар килә башладылар.Шулардан тоз,керосин,мануфактура,сабын,шырпы,кадак һ.б.Мәктәпләр ачылды.Суверенитет чорында(1921-23)елларда татар лар һәәм руслар белән тигезлек туды”.Милли мәсьәләләр хәл ителеп аңлашылмаучылыклр бетерелде.Казаннан МәскәүгәГПУ сотруднигы тарфыннан җибәрелгән  хәбәрдә Татриядә милли проблемалар юк,республикада тынычлык  диелә.Чыннан да бу шулай була да инде.Шунысы куанычлы төрле хакимият органнарында татрлар күренә башлыйлар.Советлар сайлау нәтиҗәсендә оештырылалар.Нәтиҗәдә авылларда  тормыш уңай якка үзгәрә.”Балалар туу арта,яңа йортлар төзелә. Халыкның настроениесе үзгәрде” –диеп язып калдырган шул заманда Карашәм авылында яшәгән яшь егет Абдюшев Рәфгәт (Кара: Абдюшев Р. Карашам 1920-30 годы.Казань 1995.-(.Кулязма авторның архивында саклана-Р.В).Соңырак ул Казанда юридический факультетта укып төрле эшләрдә үзен  профессионал-юрист итеп күрсәтте.Гадель һәм ифратта киң күңелле кеше иде.Якташым булгач аның белән сирәк булса да аралаша да идек. Шәжәрәдән күренгәнчә   без шактый якын туганнар да бит.(Кара Шәжәрә  Карашәм. Бер варианты   авторда саклана-Р.В)

      Шулай итеп акырынлап тормышлар җайлана башлый дигәндә көтмәнәндә авылда 1935 елда пожар чыгып йортыбыз янып китә.Семья авыр хәлдә кала.Әниемнең шушы турыда әрнеп сөйләгәннәре исемдә калган.Бу эшне бабабыз Минулла Вәлиев җайга сала.Әле инкыйлапка кадәр сату итеп,Себер урманнарында старатель булып аз маз алтыннары да булган Минулла Вәлиев тиз арада  яңа йорт өлгертә.Бабаңның ниндидер сабын кисәкләре бар иде диеп әниемнең сөйләгәннәре исемдә.Ул шул алтын булгандыр инде.Бабай бик матур йорт өлгертә.Әлбәттә башкаларга да эш җитә.Без дә шушы иркен йортта алты бала үстек.Бары тик 60 елларда гына яңа,кечерәгерәк йорт сала алдык Шуны да әйтергә кирәк бу инде   икенче йорт була.Беренчесе 1922 елдагы пожардан салына Шулай итеп Минулла бабабыз икесен дә хәл иткән.Бу факт уйлануларга этәрә.Инкыйлаптан соң почтальон булып эшләгән бабам ,инспектор булып эшләүче  Кәлим Минулович белән икәү дә булдыра алмыйлар.Кызык бит... ,ә инкыйлапка кадәр хезмәт иткән Минулла бер үзе җаен тапкан.

   

Кәлимулла Вәлиев тормыш иптәше Шәмсекәмәр Вәлиева белән Казанда 1930 ел.Әтием кулында апабыз Фәридә 1928 елны туган.Әле дә исен.Әнием кулындагысы Динә кечкенәдән мәрхүм булган.

 

Кәлимулланың беренче баласы.1928 дә туып  Казан педагогия институтын тәмамлап рус һәм немец т,елләрен укытып 60 тан соң пенсиягә китә. Ире Бәхтияр Зарипов  белән ӨЧ ЕГЕт үстерделәр. Өчесе дә спорт мастерлары. Киленебез Юлия Зарипова(апамның килене) дөнья чемпионы.

     Әтиебезнең кредит  акчаларын  түләү өчен абыебыз Фәрит Казахстанга  Джезказаганга барып шахтер булып эшләде.Шулай итеп Совет чорында авырлыклар белән йорт төзелде.Инде бабай да аның байлыгы да юк иде шул...Кызганыч.20 нче елларда уңайлыклар тудырган Совет органнары тормышларны җиңеләйтү өчен булышлык күрсәтмәделәр,ә хезмәт өчен түләүләр бик түбән иде бит...

Джезказганда 10 елдан артык шахтер булып ,ә аннан кайткач Яшель үзәндә судостроительный заводында сварщик булып эшләгән абыебыз Вәлиев Фәрит.Хәзер пенсяда.1934 елда туган.

  Шул ук вакытта Вәлиев Кәлимулла үзенең белемен күтәрү өстендә дә  эш алып бара.    Ул читтән торып уку өчен(ВЗИНО) Всесоюзный заочный финансово-экономический Институтка кереп 1935 елны аны уңышлы тәмамлый һәм  аттестат ала.(Хранится в семейном архиве).Бу вакытларда Нарком фин финанс өлкәсендә хезмәт итүчеләрга  булган мөрәҗәгатендә:”Учитывая.что финансовая работа является одним из важных областей нашего народного хозяйства,которая требует иметь в своих радах финансовых работников прекрасно знающих технику финансового дел,а также политический грамотных людей(тамже) .Калимулла Минуллович чыннан да финанс техникасын тирә  нән аңлап эш итүче,югары белемле сәясәтне дә аңлаучы булып өлгерә.Бөтен финансистлар,бугхалтерлар,счектоводлар авыр хәлгә калсалар “Кәлим абыйга”мөрәҗәгать итү  гадәткә кереп китә.Әле хәзер дә райондага олырак кешеләр “Кәлим абыйны” аның чорын  бик яратып искә алалар.Шуны да әйтергә кирәк бу киң диапазонлы “бугхалтер”,”Райфо хуҗасы” башка проблемалар белән актив  кызыксынып укып,сөйләп тә тора.Ул мәсъәлән  астрономия белән кызыксына.Аны Венера,Марс  планеталары белән кызыксындыра,ул  алар турында белеп,яратып өйли.Ул космостан,планеталардан җирнең  ничә км.ераклыкта булуын,алардан җиргә информациянең ничә елларда килеп җитүен сөили.Әйтергә кирә аның кайсыберсен астраномия укытучылары да төгәл генә хәтерләмәгәннәре билгеле,ә Кәлим Минуллович төгәл белә,чөнки хәтер шәп.Финанс эшендә төгәллек кирәк.Без балалр этибезнең космос турындага “лекцияләрен” бик кызыксынып тыңлый идек.Ул космоста кешелек дөньяс ы барлыгына ышана иде һәм аннан хәбәр көткән кебек иде.Гәзит-журналлардагы хәбәрләрне карап барды.Аңа ияреп бездә гәзит укып күргән хәбәрләребезне аңа җиткерә идек.

Үзенең  хезмәт серләре белән ул әниебез белән генә уртаклаша иде.Бер елны аның ничектер отчетының  нәрсәседер туры килмәгән икән.Йокларга яткач та уйлап ята торгач тавышланып”әнисе таптым”диеп кычкырып җибәрүен үзе дә сизмәгәндер инде.Бу турыда әниебез генә сөйләгәнен хәтерлим.Мин хәтерләмим аның кычкырганын,безне орышканын.Ул безне утын кисәргә дә  чәй эчкәндә көлдереп,шаярып  кына чакыра иде.Теләр теләмәс кенә чыккан малайлар бер ике пүлән ватып кызып китеп 5 кубометрны да кисеп ,тураклап куялар иде.Әти көлемсерәп  безгә шак катып карап тора.Без гөр килеп ватабыз ,кызганнан кызып эшне тәммлыйбыз.Менә шуннансоң әле ярылган утыннарны сарайга,әвәслеккә ташыйбыз.Утынны матур итеп өеп куючы әтиебез.Ул моны мастерларча эшли.Кичке ашны ашаганда ул безне мактый.

Ринат Вәлиев 2004 елны Карашәм авылында мәчет ачу вакытында мәчетнең ничек барлыкка килүен һ.б. ны сөйли. Президиумда  уртада  дустыбыз академик И.Р Таһиров.

 Балалар  сез булмасагыз мин ни эшләр идем ,-ди.Әтинең бу сүзләре безне шатландыра,куандыра иде.Күрәсез ул бик оста тәрбияче дә булган бит. Ул эш белән тәрбиләүне алга куйган.Моңа авылда яшәү дә тэсир иткәндер инде.Әтиебез мактагач безгә канатлар үскән кебе тоелып без бик шатлана идек.Монда аның бик яхшы психолог  булганлыгы да күренә.Әтиебез район үзәгендә эшләгәнгә күрә ул атнага бер генә кайтып китә иде.Шул вакыт ул безгә ипи китерә.ә кайвакытта конфет,пряник т эләгә.Бикүп балалр ул елларда чабата киеп йөрделәр,әмма бу нәрсә безгә эләкмәде аллага шөкер.Мөнда да әтиебезнең тырышлыгы аркасында.Дөньялар  җайлана башлану белән ул безгә  ботинка-түфлиләр дә алып кайта башлады.Акыртын гына сугыш елларыннан соң тормыш җайлана башлады.Әтиебез булганлыктан без укырга ябыштык...Абыем шахтер,завод эшчесе ,энем Альберт машина йөртүче,ә тагы ике энем югары белем алдылар.Ринат Валеев этиебез юлыннан китеп финансист булып эшләде,ә Хамит энем әле  дә нефть-проект институтында баш инженер булып  эшен дәвам итә,аллага шөкер.

Яшел  Үзән – Казан арасында  автобус йөртүче, ә соңыннан Яшел Үзән  райисполкомының хезмәткәре (1941-200). Начар авырудан  мәрхүм булды.

  Менә әтиебез – Валеев Калимулла шушындый хезмәткәр булды. Шушы елларда Норлат Райфинотделында бөтен проблемаларны хәл итәрлек профессионал коллектив туды.Аның  күп өлеше аның укучылары иде.Алар инде дәүләтнең барлык  таләпләрен үтәрлек финасистлары иделәр.Валеев Калимулла Минулла улы гади отччетлар гына өлгертмәде бу аның өчен кызыклы бер процесс икәнлеге күренә.Ул һәр елны еллык отчетларны беренче булып Казанда тапшыра.Менә шуңа күрә Финанс буенча халык комиссары тарафыннан ел саен диярлек,ә кайсебер елларны хәтта ике,хәтта 4  тапкыр  да акчалата рәхмәт белдерелә.Менә шушы хактагы Халык комиссариатының приказлары: 1935 елның 3 декаберендәге,1936 елның 11 майдагы приказы.Бу елда аны 4 тапкыр бүләклиләр,дүрт приказ чыгарыла.Алар барысы да  еллык исәп-хисапыны(отчетны) вакытында һәм сыйфатлы итеп өлгеркәне өчен.Менә бер приказда болай диелгән:”За досрочное составление бугхалтерских отчетов в полном объеме установленных норм и хорошего качества премировать Валеева К.М. деньгами 100 рублей”(Личный архив).1933 елның 13 апрелендә бер айлык зарплата белән бүләкләнә.Премияләр зур булмаса да ишле семъяга ярап куя.

  Татарстан финанслар буенча Наркомы аның белә кзыксынып тора һәм 136 елның февралендә аның үзе хакындагы документларны җибәрүен сорый.Шул ук елны ул “технический” һәм “деловая”аттестацияне дә уза.

   Еллар дәверендә ул төрле органнар тарафыннан урыннарга командирокаларга җибәрелә.Бәлки  Норлат районының барлык авылларында да булгандыр инде ул.Валеев Калимулла Минуловичка бирелгән мандатлар,командировкага  җибәрелү турындагы удостверениеләре аных шәхси архивында сакланып калганнар.Менә бу  УДОСТОВЕРЕНИЕДӘН күренгәнчә ул 1931 мартында Өтәшкә авылына язгы чәчү,икмәк әзерләү,оештыру эшләрен  башкару өчен җибәрелә.

1930 елның апрелендә туган авылы-Карашәмгә колхозлаштыру эшләрендә булышу өчен җибәрелә.(л.37Личный архив).Шундый ук  командировка белән Урысбага Сельсоветына да бара,әмма монда  акча җыю эшләрен җайлау һәм буталчык цифрлар белән эшләү дә өстәлә.Моны ул профессионалларча үти һәм  аларга  практический дәрес биреп кайта.Монда да “Калим Минулович”, “Калим абы” дигән терминнар киң таралалар.Аның килгәнен көтеп алалар.Шул ук елның җәендә ,июнь аенда,пятилетканың өченче еллыгына багышланган заемга язылу проблемаларын хәл итү,бөтен момкинлекләрне мобилизовать итү.Менә боларны мөзәкәрә кылу өчен ул авыл советы Пленумы уздыра.Монда комсомол һәм  коммунистлар да актив катнашалар.(л.30).Болардан башка аңа тагы сайлаулар уздыру өлкәсендә дә күп көч куярга туры килә.Мондый эшләр 1941 елда партиягә кергәннән соң тагы да арта.Шуны да әйтергә кирәк бу вакытта инде ул авыл Советларының хәлен генә түгел аерым җитәкчеләрнедә яхшы белә һәм аларга булыша.Ул алар белән гомум тел таба,бергәләп киңәшләшеп җиңелерәк юлларны булдыралар.Ул авылларга “контролер” булып түгел,ә дөресерәге консультат,өйрәтүче булып килә.Ул катлаулы мәсъләләрне чишәргә өйрәтә-бигрәктә финанс өлкәсендәге буталчыкларны булдырмас өчен көрәшә.Шулай итеп ул район үзәге уполномоченные гына түгел –ә халык укытучысы кебек хәрәкәт итә.Менә шуңа күрә аны татары һәм урысы  гади генә итеп “Калим абый”,”Калим Минулович” диләр.Он учил других и учился и сам. Аның эш кабинетында утырган вакытта аның телефоннары бертуктаусыз диярле чәлтерәп торалар.Шалтыратучылар күбесе практик хезмәткәрләр.Кемдер буталаган,нинди инструкцияләр барын,үзгәрешләрне абайламый...нәтиҗәдә “Кәлим абый” моны ничек хәл итәргә? Ул барына да төгәл итеп җавап бирә..Ул барысының да сорауларына җавап бирә,аңлата.Кирәкле инструкцияләрне  укырга куша.Ул аларны хәтердән белә шуңа күрә эше  җиңел тәгәри кебек.Гомум алганда ул кешеләрдән,хуҗалыклардан җитешсезлекләр эзләмәде,киресенчә уңай факторларга  таянып эш итте.

  30  нчы елар ахырында райфода бер уңайсыз хәл дә булып ала.Берничә яшь егет барлык сотрудниклар кайтып киткәч эштән калып “эшлиләр”.Алар монда  баш бугхалтерның имзасын подделка ясап акча юнәйтеп маташканнар.Тикшерүләр дәверендә НКВД да катнаша.Әтидән  дә сораулар алып аның имзасын ак кәгазьгә яздырып  китәләр.Нәтиҗәдә эшләр әти өчен уңай тәмамлана. Гаепләнүчеләр үзләре генә гаепле икәнлеген  әйтеп баш бугхалтерның гаепсез икәнлеген әйтәләр.

  Калим Минулович сезнең белән берәр рюмка эчтеме?- дигәч, юк диеп җавап биргәннәр.Әтиебез бер дә эчми иде шул.Шулай итеп бу бәләдән котылдык дигәндә сугыш та башланып китә.Теге гаеплеләрне судить итеп фронтка  штрафной батальоннарга озаталар.

  1939 елны аны партиягә кандидат итеп алалар.Аны райком башкарма комитеты Рәисе Сабиров Ш.С. район испролком рәисе(РИК)Хөснетдинов Г.Х.,элемтә бүлеге  җитәкчесе һәм Косяково ның мәктәп директоры Ильин партиягә керү өчен рекомендация бирәләр.Шулай итеп ул үз өстенә тагы бер йөк өсти.

 Иҗади хезмәт иясе буларк ул отчетность ,контроль системасын үзгәртү өлкәсенә үз фикерләрен туплап үзәк финанс органнарына һәм Статистика органнарына үзенең ачышларын,тәкъдимнәрен  җибәреп тора һәм монда да уңай хәбәрләр килә.Бу турыда түбәндәге документ бик яхшы сөйли.Күрәсез налог өлкәсендәге аның тәкъдимен кабул итеп СССР масштабында кулланырга дигән карар кабул ителә. Бу 1941 елның  18 мартында була.Статистик  управлениенең корреспонденты буларак ул үзенең ачышларын  шунда җибәреп тора.Ул югарыды әйтелгәнчә  берничә налог системасы өлкәсенә карата берничә рациональ тәкъдимнәр  җибәрә.

Аның тәкъдиме  мәхсус комиссия тарафыннан каралып СССР финанс органнарына файдалануга тәкдим ителә.Шушы һәм башка  чыганаклар аның  тарафыннан бер папкага җыелып куелганнар.Ул монда да үзен тарихчы  бурычларын үтәп чыганаклр белән  мөгаләмәне аңлап эш иткәнлеген  күрсәтә. Чыганаклар туплау,аларны анализлау ул үзе фәннең иң әһәмиятле өлксе. Ул чыганакларны хронология тәртибендә дөрес итеп мәхсус папкага җыйган.Менә  шушы чыганаклар аңа багышланган очеркның тууына сәбәп булды.Ә бит мөндый эшне профессионал тарихчылар да эшләп бетерә алмыйлар бит.

  Сугыш башлангач  аны 1941 елның декаберенда фронтка мобилизовать итәләр.Ул Казанда формировать иткән дивизияләр составында Суслонгерлар аркылы үтеп Смоленск якларына барып җитә һәм  шунда ук 1942 елның 12 декаберенда “Смоленск котелында” каты сугышлар барганда  каты  яралана.Ике аягы ранен булып кырда үлек формасында яткач ташлап та китәләр. Рота  командиры Белоусов дигән кеше атакалар тынгач үзенең политругын эзләп таба.Әти аның тавышын ишетеп ята әмма хәрәкәт итә алмый алай да ыңграшып куярга көч таба.Моны ишетеп  ул санитарларны чакыртып аны  эвакуация ясау урыннарына китертеп куя.Билгеле хәле бик тә мөшкел була.Бик күп(70%) кан югалтылган.Аны күтәреп барганда немецләр ул районны бик каты бомбага тоталар,ә санитарлар носилкаларын ташлап окопларга чумалар.Әти  бик каты сызланып кычкырып ята.Шулай да аны врачлар пунктына китереп  бер чия агач төбенә куялар   һәм  врачлар аңа беренче булышлык та күрсәтәләр.Тиз арада  эвакуция машиналарына яткырып тылга озаталар.М онда да юллар бик сикелтәле булып бик сызланып барулары турына сөйләгәнен хәтерлим.Соңырак аларны эшелон белән Себергә җибәрәләр,әмма ул төрле юллар белән Казанда калуга ирешә һәм монда госпитальдә лечение ала.Беркадәр вакыттан соң аны туган авлына санитарлар алып киләләр.Монда инде төп  врач әниебез Шамсекамар Низаметдиновна булганлыгы шиксез.Ул аны мәрхүм булганчы бик яхшы тәрбиядә тотты.

 Аның фронтка киткәнен мин хәтерләмим,чөнки ул вакытта миңа өч яшь кенә булган,ә меня аның  җәрәхәтләнеп фронттан кайтканын яхшы хәтерлим.Набиулла бабамның кызы М арьям  апа йөгереп килде дә әбием Факиягә кычкырып : абый кайтып җитәчәк диде.Бабам Минулла әтине алырга район үзәгендәме  тимер юл станциясендәме белмим.Ул өйдә юк иде.Күрәсең ул аны каршы алып йөрегәндер.Без бик шатланып әбием белә әтинең кайтып җитүен көттек.Мин бит әтине бөтенләй хәтерләми идем.Мин аны көтеп мич башында йөклап киткәнемне сизми дә калганмын.Мин уянганда инде ул өстәл артында утыра иде.Мин тиз генә мич башыннан төшеп аның янына килдем дә кочып алдым.Аның ике аягы да  ак бинтлар белән бәйләнгәннәр иде.Соңырак ул ун ел тирәсе бик авырлык белән йөреде.Кайткан дәвердә ул ранасын ачып күрсәтә иде һәм без аның ранасыннан вак сөякләрдә алгалый идек. Уң аягының орчык сөяге чәрдәкләнгән.Ранасыннан каннар,үлекләр агып тордылар.Медсестра,врачлар килеп караганын хәтерләмим.Әнием,апам бик тә карыйлар иде инде.Вакыт кешене терелтә диләр бит.Акыртын гына булса да әтиебез башта ике култык таягы,ә соңырак чатанлап,бик каты аксап хәрәкәт итә башлады.Соңырак култык таякларын ташлап тякка күчте.Шулай итеп баш бугхалтер бер аягына аксап районны 1963 елда туздырганчы хезмәт итте.Аңа  Казанда мәхсус ботинкалар тегеп бирәләр иде.Алардан ул шактый озак файдаланды.Ул сугыш инвалидларына бушлай бирелә иде.Соңырак аңа  мотоколяска да бирделәр,әмма бу машиналарны  инвалидлар түгел исән кешеләр дә йөртә алмыйлар иде.Миннән кече энем Хамит кенә  мәктәп малае аны пырылдатып этине урманга яисә су буена алып барып килгәли иде.Шулай итеп әтиебез акыртын гына терелә башлап эшкә дә йөри башлады.Аңа эшендә бик хәлсез ат та бирделәр.Ул атка утырып юлга чыгу да куркыныч иде,әмма малайлар белән бергә булгач шактый газаплар белән булса да Норлатка-райфога барып әтине тапшырып без мәктәпкә китә идек.

   Кыш көннәрендә без Норлатака урман аша бара идек.Анда җил азырак,җылырак та кебек.Әмма урманда каршыга икенче юлчы ат белән килсә бик уңайсыз була иде.Узыша башлап,килүчегә юл биргәндә атыбыз карга батса аны чыгара алмый азаплана идек.Юлга баскач  атыбыз хәлсез булса да әтиебезне тартып бара,ә без чана артыннанбарабыз,яисә атның тезгеннән тотып на-на диеп атны әйдәлибез.Әтиебез толып  белә чанада.Менә шулай дөньялар рәтләнә башлагачтыр инде әтигә кечкенә генә кызгылт ат бирделәр.Бу ат бик җитезләрдән иде .Аны җигеп чыгуга ул өйгә кайтып җиткәнче тырт- тырт юырта.Әмма бу атлар безнең якларда озак тора алмадылар.Аларга климат килешми диделәр.Чыннан да аларның тиреләре канап чыгалар иде.Алар тиз арада юкка чыктылар.Аларны Киргизиядән китерелгән,кыргыз атлары дигәннәр иде.Бәлкем шулайдыр  да.

   Әти фронттан кайткач шунсы истә калган әниебезнең сулы шулпасында азрак бәрәңге ,умачлар күренә башлады.Аның кайтканын белеп Норлат райисполкомыннан  авыру әтигә дип бераз бәрәңге һәм он да биргән булганнар икән.Соңырак әтиебез безгә талоннарны азырак биргәнлекләрен  дә белеп алган.Бу кара эшне аның дустының хатыны эшләгәнен дә белгән.Әтиебез кайтмаган булса без барыбыз да  исән калмаган булыр идек бәлкем...Бу елларда әнием һәм  Фәридә апам алабутадан ипи әзерлиләр иде.Ул ипи кара һәм әче була иде.Без урмандагы әкәлене  җыеп та ашый идек...Җәй көннәрендә без капчыклап алабута ,Әчки,какы,кәҗә сакалы,ат кузгалагы һ.б үләннәрне дә җыя идек.Яз көннәрендә кырда черек бәрәңге җыеп аның лепешкаларын пешереп ашый идек.Шунысы кызык без беркайчан да гөмбә җыймадык,ашамадык.КРЕСТъЯННАР АЧ  БУЛСАЛАР ДА БАЛЫК ТОТМАДЫЛАР..бАРЫ тик немецлар күлебездән җәтмә белә сөрәгч  кенә күлдә балык күп икәнлеге беленде.Бу вак ,кызыл канатлы балыклар иде.

 Сулдан уңга Вәлиев Рәмзи, Вәлиев Хәмит, Вәлиев Ринатлар 2014 елның 9 маенда Ислам авылында  Габделкасыйм бабабыз-изгеләр зиратына килгәч.Очрашуда катнашып соңынна зиратта агачлар утырттык,шифалы суларын эчтек.Габделкасыйм мәчетенә кереп догалар укып  сәдакалар да кадырдык.Киләчәктә Ислам авылына  асфальт юл  булдыру күз алдында,тарихи памятниклары саклаудыр...Хакимият бу авылны заповедный зонага кертү карарын да  булдырды инде.Хакимияткә язылган мөраҗагатендә Вәлиевләрнең дә  имзалары бар...

  Без барыбыз да нык таза малайлар булып үстек.Апабыз,Вәлиева Фәридә Калимулла кызы да шулай булды.Бәлкем кычыткан,какы,әчкиләр яисә кузгалаклар булышкандыр инде.Ул вакытта ипи юк иде шул.Минем хәтеремдә бер вакыйга исемдә калган.Ул вакытта безнең авылда Казан-Волгаград тимер юлын  немецлар эшлиләр иде.Аларның бер группасы безнең авылда тупланган.Авыл уртасындагы бер йортның подвалында аларның пекарнялары эшли.Минулла бабам мине өч-дүрт яшьлек баланы  ияртеп менә шунда алып килде.Ул шунда эшләүчего зур пакет хат китереп бирде.Немец хатны алып куйгач үрелеп өске полкадан яңа пешеп чыккан каравайны алып миңа горбушканы кисеп бирде.Бу кадәр тәмле ипине мин инде күптәннән күргәнем,ашаганым  булмагандыр.Менә шул вакытта мин яхшы немецлар да бар икән диеп уйлап куйган идем.Минулла бабйга килгәндә ул мине монда м әхсүс ияртеп килгән булгандыр.Бабабыз Минулла,әтиебез-әниебез безнең өчен барысын да эшләделәр.Без дә  аларга борчулар китермәскә тырыштык.Укыдык,эшләдек,уйнадык,тәмәке тартмадык,аракы эчмәдек.

 Әтиебезнең исәнлеге җайлана башлау белән эшкә тотынды.1943 елның декаберннән 1944 елның декаберенә кадә р Райфоны җитәкләде(Зав.райфо булды).1945 елның октябереннән 1946 елның июнь аена кадәр 9 ай больницада ятты.Аның раналарында осложнениеләр булгач Казандагы госпитальгә салганнар иде.Анда аны профессор Шулутко  лечить иткән.Менә  шуннан соң инде аңа  заф.райфолыктан китеп  бюджет инспекторы  вазыйфларын башкара башлаган иде.

   1945 елда бабабыз мәрхүмбулды.Шуны да әйтергә кирәк минем әнием бабадан телен “яшерә” иде.Бу йола төрек татарда элекедән килгән.Киленнәр иренең әтисе белән сөйләшми,тел”яшергәннәр”..Минулла  Вәли улы үзенең соңгы көннәрен  сизеп әнигә:

- Шамсекамәр, мин тиз арада китеп баруым бар,бер утырып сөйләшик инде ди.Сөйләшүне дәвам итеп:хуҗалыкта, өйдә нәрсә бар барысын да сиңа вәсыять итәм,- ди.Рәхмәт сиңа,-ди.Шулайитеп  безнең өйдә менә шундый изге сөйләшү була.Шушы сөйләшүдән соң күпме вакыт узгандыр бабай үзенең киңәшләрен бирә.Әниебезнең дә теле ачыла.Бабай Әнигә кортларны ничек карарга икәнлеген сөйли.Ул мәрхүм булгач әниебез юкка гына аның традицияләрен дәвам итә алды бит.Авылда бердән бер умарта тотучы,баллы семья булдык.Ипи-май булмаганда да безнең өйдә бал булды.Безгә генә түгел әнием авыру,карт әби бабайларга,тирә күршеләрне дә баллы итеп килде.Хәтерлим авыл башында яшәүче Фатыйма  абыстайлар бар иде.Аның ире юк  бары тик Сәкинә исемле бер уңган кызы бар иде.Бер вакыт әнием: “Улым бар әле  Фатыйма абстайны чәйгә чакырып кил!”-диде.Җәй көне иде  авыл башына йөгердем һәм  землянкага килеп кердем.Мондый йортны күргәнем юк иде,шак каттым.Бик матур иттереп  җыештырып куйганнар.Бераз аптырап торгач.Исәнмесез Фатыйма апа ,дидем.  Фатыйма абстай, сине әнкәчем  чәйгә чакырды,-дидем.Бу хәбәрне ул шатланып каршы алды.Ярый улым,тиз арада килеп җитәрмен дигәч мин  “ат чаптырып”өйгә йөгердем.Әнкәчемнең барысы да әзер иде инде Фатима апай да озак көттермәде килеп  җитте.Аның янына туган апай Фатыйма,Хәсәнҗан Фатыймасы һ.б да еш киләләр иде. Ул чәй эчерүче генә түгел ул кайсеберүләргә киңәш бирә,кайсыбеләренә булыша,кайсыбеләре белән серләшп аларның серләрен саклый...Хәзер бу һәм башка традицияләрне энем Ринат Вәлиев дәвам итә.Пенсиядәге налог инспекторына авыл хуҗалыгы эшләре бик файдалы кебек.Ул бакчасын,кортларын да,мунчасын да тәртиптә тота.Туганнар һәр җәйдә туган нигезгә кайтырга тырышабыз,ә Ринат һәм Сания ханым бөтенебезны елы кабул итеп якмышлар,коймак.кабартмалар белән сыйлыйлар.Болары да элекеге традицияләрне дәвамы.Балны ашап кына түгел төяп тә китәләр...

    Президент Миңнеханов әйтмешли “самый строгий налоговый”начальник үз вакытында зур уңышларга ирешә.Эшен төгәл итеп Кәлмулла әтисе кебек башкара.Әле 90 чы еллар,иң буталчык вакытларда да буталмый.Менә шуңа күрәдер инде  шулай бер киңәшмә вакытында Р.Минеханов җыелганнар белән сөйләшкәннән соң нәтиҗә ясап Яшел үзәндә”Ситуация белән бары тик Ринат Вәлиев кенә  владеет”-дип тәмамлый Монда сүз налог җыю турында бара...Башкача эшләргә ул булдра алмаган.Ул әтисе кебек дәүләт акчасын саклау эшен дәвам иткән.Нәкъ менә шул вакытта  Налог начальнигының гаражын басып аннан мотоцикылын һәм машинасын урлыйлар.Бу хәл налог түләмәгән оешмага хәбәр биргәннән соң була.Бу нәрсәләрне табарга “булышучылар” да килеп җитәләр.Болар шушы урлаучы компанисенең вәкилләре икәнлеге билгеле.Хакимиятнең булдыра ал

маганлыгын белеп ул үзе хәрәкәт итә һәм Казанга килеп машинасын алып кайта.Тагын бераз түләсәгез мотоциклны да бирәбез”,- диләр машина урлаучылар.-Кирәкми,үзегезгә булсын ди налог начальнигы.

Хәзер Кәлим Минуловичка килик инде.  Ул  авылга атнага бер кайта иде.Шимбә,якшәмбе көннәре әти кайта.Без аны каршы алабыз.Капканы ачып кертәбез,атын тугарабыз алып кайткан әйберләрен өйгә кертәбез.Ул ипи алып кайта иде.Рәхәтләнеп ипи ашыйбыз.Кайбер вакытта  конфетлар да булгалй.Тора бара  ипи генә түгел прянник,печеньялар да булгалый иде.Район җитәкчеләре аңа район үзәгендә квартира биреп шунда күчәргә дә тәкъдим итсәләр дә ул туган нигезне ташламады.Казанга килгәчтә ул монда сез ничек яшисез ди торган иде.Газ һәм башка шәһәр исләреннән ул кысыла,йөткерә иде шул.Шуңа күрә ул тизерәк авылга китергә тырыша.Без дә авылны ярата идек,әмма кайта аплмый идек инде.Бу елларда  аның темплары акрынайды.Раналар да,картлык та сиздерәләр иде инде.Балалар таралып баралар.Янда бары тик  мәктәптә укып йөрүче Хәмит кенә.Ул бик тырыш малай булып чыкты Каникул вакытында кохозда плугарь,комбайнер булышчысы булы эшләде.Әтиебезнең мотоколяскасын бары ул гына йөретә иде бит.Бу машинага утырып йөрергә әтиебез бик ярата иде.Ринат энем бу вакытта Канашта  финанс техникумында укып йөреде.Аны тәмамлагач   ул да налог инспекторы булып эшли башлады.1963  елда район Яшел үзәнгә күчерелде. Ул да шунда эшли башлады.Әтиебез Яшел үзәнгә бармаска булды, авылга кайтты.Бер  зарплатасыз  һәм пенсисез торды.Шулай булса да аларның зарланганнарын без ишетмәдек.Шунсы кызганыч ул вакытта без барыбыз да шытып килгән уҗым шикелле әти әнигә булыша алмый идек.Бөтенебезнең торырга урыныбыз гына түгәл хәтта пропискабыз да юк...шулай тырмашабыз,әни әти янына кайтып хәл җыябыз...Кайгырмагыз балалр” күпт ә бетә аз да җитә”- ди торган  иде мәрхүмә әнием.

Ул тәмле ашлар пешерә иде.Ул вакытта  суыткычлар юк.Шуңа күрә итне майны,сөтне нәүрәптә   төрле савытларда саклыйлар.Гадәттә чуенда тозлы ит була.Менә шуның белән аш пешергәч мин:

- Әнкәчем, бу тозлы иттән  ничек итеп тәмле аш пешердең ?,-дип сорый идем.

Улым ,мин бит бу итне биш мәртәбә кайнатып түктем,-ди.Шулай итеп,тәмле ашлар пешереп ул алты баланы күтәреп  ирен дә  савыктырды.Мин хәзер дә әниемнең тәҗрибәсеннән файдаланам һәм шактый тәмле борщ,ухалар,боткалар пешерәм.Күз алдымда гел әнием,әтием.Әниебез аш-суга гына  гына түгел ул  кортчы да иде.Ул авылдабердән бер хатын кызлардан умарта кортларын караучы булды.Ул 1945 елны бабабыз вафатыннан  1986 елга кадр корт карап семьяны бал белән тәмин итеп торды, улы Ринатны өйрәтеп калдырды.Иң авыр елларны да безнең өйдә бал булды.Безнең Минулла бабай,әниебез тырышлыгы белән эшләнелде.Хәзер бу традицияне пенсиядәге налог Начальнигы Ринат Валеев һәм аның хәләл җефете Сания ханым дәва иттерәләр.Җәй көне алардабөтен балалар җыела.Өйләре безнең замандагы  кебеке бала чага белән гөрләп тора.

Борһан Ниамиев(190  -  197).

  1946 елда әниебезнең хәбәрсез югалган абыйсы Борһантин Низамиев кайтып төште.Ул Германиядә пленда булып Европаны гизеп кайткан,немесчә дә сукалый башлаган иде,эспирантны  су кебек эчә һәм шул телдә хатлар да язышып тора.Бу сөйкемле матур кешене без бик яраттык.Ул китаплар,журналлар укып безгә бик күп информация бирә иде.Пленнан кайткан кеше буларак аңа кыңгыр караган кеше булмады.Шуны әйтергә кирәк Кәлим Минуллович монда да үзен кыю һәм гадел кеше итеп күрсәтте.Низамиев Борһантедин тиз арада район масштабында  ветеренарный фельдшер буларак үзен танытты.Соңырак колхоз булышлыгы белән йортта өлгертте.Әтиебез аңа гел булышып торды.Малае Лут әйтмешли  җизни(Кәлим Минулович”) безгә ел саен берничә лнгәс белән бал китерә иде ди.Нәрсә бар шуны алып килгәннәр инде.Борһантин абыйның сеңлесе Фатима апабыз гомер буе постельдә булды.Ул бөтенләй йөри,хәтта утырып та тора алмый иде.Тагы сугышка кадәр туган улы Лут,ә сугыштан соң туган кызы Иделия дә бар иде.Аларда саусыз апаларын үлгәнче яхшы карадылар.Ул безгә еш килә иде.Ул килсә әниебез бик шатлана иде.Ни әйтсәң дә абый бит инде.Безгә дә кызык,чөнки ул кызык итеп сөйли белә иде.Авыз ачып тыңлыйбыз...Ул Галимҗан Ибрагимов исеменәге тарих фиология институтындагы фольклор группасы белән эшләп соңырак Халык фольклористы дигән исем дә алды.Шушындый фаҗигале семьяны караучыларның берсе Вәлиев Кәлимулла  иде дисәк бердә ялгыш булмас.

   Ниһаять 50 еллар да килеп итә.Әтиебез шактый  рәтләнеп,аксак булса да бирешми күп эшли.Балалар да канатлана башлыйлар.Кызы Фәридә укыта башлый.Аны Чувашиягә Урмай авылына рус теле укытучысы итеп җибәрәләр. Улы Фәрит 10 классны тәмамлап армия сафларына китә.Фәкыйрегез дә 1956 елны үз теләге белән Вольск шәһәрендәге авиация училешысына барып укырга керә.Училищеда ашау байдан,кием салым да түләүсез. Шулай эти –энигә   тагы өч баланы карыйсы бар. Альберт,Ринат,Хәмит  мәктәптә укуны дәвам итәләр.

 Нәкъ менә шушы елларны .дөресерәге 1958 елда әтиебез яңа өй өлгертү проблемасын алга куя,әмма акча мәсъәләсе бик тә начар инде.Әти кредит ала.Аны бит түләргә дә кирк.Менә шушы вакыт олы абыебыз Фәрит армиядән кайткач Казахстандагы Дңезказган дагы  шахталарга барып шахтер булып китә һәм әтинең кредитларын түли,беркадәр укытучы апам да булыша.Миннән файда юк.Мин армиядән кайтып университетка керергә йөрим.Әти,әниләрем укуны тыймыйлар,киресенчә укы гына...Менә шушы көннәрдә Вәлиев КәлимулланыТатарстан финанс наркомы Шарафеев приказы белән авыл җирендә эшләгәне өчен  166 сумлык өстәмәдән мәхрүм итә. 1955 елның февралендәге приказда:”Прекратить периодической добавки за выслугу лет в сельской местности   гл.бухгалтеру Валееву К.М.(тамже).Без бу турыда бөтенләй белмәдек тә.Законнарны яхшы белгән Кәлим Минулла улы министр белән көрәшкә чыга.Акча өчен түгел, ә дөреслек өчен көрәшкә чыга.Ул аның дөрес хәрәкәт итмәгәнлеген яхшы аңлый һәм  эшкә тотына:документлар барлый.Бу эшкә ул үзе белән эшләүчеләрне дә җәлеп итә.Аны Райфо җитәкчесе булып эшләгән Бабушкин  Ф.А.яклап чыга һәм   мәхсус документ әзерли, врачлардан һ.б. урыннардан да документлар җелгач түбәндәге ЗАЯВЛЕНИЕ барлыкка килә.

   НәтиҗәдәРСФСР  финанс министыры Фадеев  Валиев Калим Минуловичның хаклы икәнен искә алып Татарстан Финанс министыры Шарафеевның приказын юкка чыгара.Шулай итеп дөреслек тантана итә.Нәтиҗәдә   ул өстәмәне яңадан ала башлый.Күрәсең ул законнарны бик яхшы үзләштергән.Татарстан финанс министырына бу шактый зур дәрес булгандыр .Бу эшне башкарып чыгарга белем генә җитми  кыюлык та кирәк.Ул барысын законга таянып эшләгән һәм  теләгәненә ирешкән.166 сум әлләнәрсә булмаса да зур семьяда ярап куйгандыр инде.Гаделлекнең тантанасы аның өчен иң әһәмиятлесе.Ул чын гадель хезмәт иясе иде.

   Шул ук вакытта  яңа йортта өлгерде.Бабабыз йортыннан уздырып булмаса да яңа яңа инде.Совет чорында шәһәрләрдә квартираны бушлай бирсәләр дә авылда йөрт өлгертү бик авыр нәрсә икәнен авыл халкы яхшы белә.Башкалардан әтиебез шактый акча алу(80-90 сум) белән аерылып торса да бу җиңел эш түгел иде.Колхозчыларның бары тик труденьнәре генә бар иде.Аны мин үзем дә армияга киткәнче шактый эшләдем.Урак урдым,грузчик булып загатзерного икмәк ташыдым,әмма бер тиен акчада алмадык.Колхозчылар ничек итеп яшәгәннәрде инде.Пожардан соң матур йорт өлгерткән бабам  инкыйлабка кадәр җыйфган маен файдалангандыр,ә  1918 елдан Совет хөкүмәтенә армый-талмый хезмәт иткән ветеранга бернинди җиңеллек,булышучы юк..

 Әти йорты әле дә исән.Ринат Вәлиев дүртенче улы ,үзе кебек финанс органнарында эшләп әтисе традицияләрен дәвам итә.Әтиебез заманаларның төптән үзгәрешләрен сизеп бөтенегез китә калсагыз бу йортны колхозга бирегез-файдаланырлар дигән иде.Хәзер инде монда колхоз юк,ә бу “бизнесменнарга”кем йорт бирсен инде.Хайруллиннар килеп агрофермалар төзеп бөтен җирләрне  алып хәзер чәчмиләр дә,урмыйлар да,кырларга көтүләр дә куылмый.Шунсы кызык башлангыч мәктәп тә юк,ә бит  50 елларны монда 7 еллык мәктәп гөрләп тора иде.Ул вакытта мәктәп мәчеттә иде.Без укчылар зур аудиторияләрдә утыра идек.1958  еллар азагында, мин армиядә  чагында,мәчет манарасын төшереп 60 елларда мәчетне сүтеп авыл кыренда бер амбар ясаганнар иде.Аллаһы тагәлә “Ярый мәчетегезне саклый алмадыгыз менә хәзер шушы ташландык йорт мәктәбегез булыр “-дигәндер.Авылга кайткач шак катып фотога да төшереп алган идем.Бу бәләкәй,шыксыз сарай беренче класс балаларына мыскыл итеп бирелгәндер инде.Моны күргәчтә”мин монда укымыйм”диеп әйтсәләр дә исең китмәс.

Инде 2004  елны яңа мәчеттә салынды.Мәктәпкә ,мәчеткә йөрергә балалар калмады.Бу мәчетләрне туздырып амбарлар ясауның нәтиҗәседер диясе килә.Авыл кырыенда бәләкәй генә амбар иске мәчет булып чыкты.Ничек аллаһы тагәлә түзеп торсын ди инде моңа.Шулай да мәчет булгач мәдрәсәсе дә булыр,күрше авылларда әле мәктәпләр дә бар диләр...Өметсез шайтан гына диләр бит.Төрек- татарга җиңел бирелми шул бу тормыш...Боларын әтиебез күрмәде.,аллага шөкер.

  ХХ гасырның 60 елларында трышып эшләп йөресә дә иске раналар инде картлык билгеләре дә сиздерәләр иде инде.Аның үпкәләре авырта иде(Инфеземия легких).Ул часто йөткерә һәм соңырак бик каты кысыла да башлады.Әмма ул бернигә карамыйча үз вазыйфаларын төгәл итеп үтәүен дәвам итте.”Калим абый”  Норлатта билгеле зат.Кирәк булса һәр вакт булышырга,аңлатып брергә әзер.Халык моны белә һәм аны хөрмәт итә иде.1960 елның 18 августында  “Ярыш” гәзитәсе битләрендә аның фотосы бирелеп түбәндәгеләр язылган иде. “Иптәш Кәлим Вәлиев 30 елдан бирле инде район финанс бүлегенең баш бугхалтеры булып эшли.Ул коллективта намуслы эше белән үзен танытты,тыйнаклы һәм дисцплиналы работникларның берсе булып тора.Үзенә тапшырылган эшне  төгәл итеп башкара.”(рәсемдә Вәлиев К.М)

(18 август 1960 “Ярыш”)

     Барысы да яхшы  иде.Пенсиягә китәргә бары бер ел калган..1963 елда колхозларны берләштерә башланганнар иде.Менә шул вакытта Төняк Норлат районы да Яшель үзәнгә кушылып юкка чыкты .Әтиебез эшсез калды.Яшел үзәнгә чакырсалар да бармаска булды -авылга кайтты. СССр ның бетәчәген алдан күргән әтием зарплатасыз,пенсиясез бер ел өйдә әнием, балалары тәрбиәсендә яшәде. 1918 нче еллардан башлап  Советларга,гомум алганда халыкка хезмәт иткән коммунист хакимият органнары тарафыннан булышлык күрмәде.Дөресерәге дәъүләтнең үзенең дә хәле кыл өстендә иде бит.Хәмер эчеп кыюлык күрсәткән  Ельциннар ның вакыты башкага багышланган иде .Банкетлар остасы РИК председателе дә шатлангандыр инде.”Кәлим абый”-дәүләт акчасын саклаучы эшсез калды,ә ул актив эшкә тотынды .Волга буендагы матур урыннарны бүлгәләп Казан хуҗаларына,танышларына,дусларына һ.б бүлеп биреп дан “Казанды.”Шәһәргә килеп алар авылны бөтенләй оныттылар.Яшел үзәннән торып “нәряд” бирә башлагач  эшләр тагы хөртиләнде . Бүгенге көннәрдә дә бу шулай дәвам итә.Авылны бетерү сәясәте дә алга атлый кебек.”Кәлим абый” кебекләр юк шул инде...

  Нәтиҗәдә Н.С.Хрущев тарафыннан колхозларны беләштерүдән җимерелә башлаган авыл хуҗалыгы һәм башка берләштерүләр СССРның җимерелүенә китерде.Боларны булдырмаска була иде бит,әмма бу башбаштыклар инкыйлаб нәтиҗәләрен юкка чыгарып капитализм трассасына алып чыкты.Болай да социализм төзеп әлсерәгән халык  капиталистлар,фермерлар,бандитлар изүнә дучар  будылар.Аталар да ,әниләр дә балалар да бу тормыштан туеп тиз арада имгәнеп мәрхүм булалар.Нәзтиҗәдә өйләнүләр,бала табулар азая. Шушы мәктәп сарае кебек бетүгә алып баралар.Без социализмда яшәгән ,белем алган шәхесләр  капитализмның халыкка нәрсә алып кигәнен яхшы беләбез.Моңа дәлилләр чәчелми,урылмый яткан  уңдырышлы җирләр,кәҗә абзарыннан да начар башлангыч авыл мәктәбе һ.б.Черномырдин сүзлзләре белән әйткәндә”Яхшы булсын дигән идек,әмма барысы да һәрвакыттагыча(начар-) булды”.

  Хәзер район үзәге шәһәрдә.авыл кешесе кечкенә генә справка кирәк булсада Яшель үзәнгә килергә мәҗбүр.Мондый хәл  патша заманында да булмаган бит.Үзәк уезд Свияжскийда була.Белүемчә землячестволар тарафыннан,аерым шәхесләр берничә тапкыр Төньяк Норлат районын торгызу хакында  сүз алып баралар.Хәтта М.Шәймиев тә моңа уңай карый ,әмма авылдан Яшел үзәнгә килеп квартирларга урнашкан җитәкчеләр кире авылга кайтасылары килми һәм алар моң каршы тордылар,торалар һәм торачаклар да.Монда Татарстан республикасының җитәкчеләре кискен рәвештә моны үзгәртергә тиешләр.Бу хакимият һәм бигрәк тә тау ягы авллары өчен кирәк.Шушы чорда бетерелгән Кайбыч районы үзен уңай яктан гына күрсәтте бит.Моңа тагы бернинди исбатлау аңлатмалар кирәкми.Шәһәрдән авыл белән җитәкләп була,әмма аның файдасы зур түгел.Бәлки Р.Минеханов һәм аның  фикердәшләре бу турыда бер уйлашып бер фикергә килерләр диясе килә.

  Кәлимулла Вәлиевкә  килгәндә тагы шуны да әйтергә кирәк ул озак еллар  районда эшләп РИК җитәкчеләре белән яхшы мөгаләмәдә булып бары тик район бетерелү,үзенең пенсиягә китәсе алдыннан гына мөгаләмәсен “ бозган”.Бу нидән килеп чыкан дисәгез ул шул аракы эчү белән бәйләнгән.Ул вакытта җитәкчеләр төрле бәйрәмнәрне шаулап,гөр итеп банкетлар ясауны практикага керткән иделәр .Баш бухгалтер аларга акча табып бирергә тиш була инде.Бәйрәм итү өчен дәүләт акчасын туздырмыйлар.Баш бухгалтер  җаен таба...Әмма бу юлы  ул РИК рәисенең акча сорап язган кагәзенә “ на вашу пъянку подписываюсь в последний раз”диеп яза һәм кулын да куя.Менә шуннан соң башлана инде.Аны тиз арада пенсиягә озатырга тырышалар. РИК председателе аңа:”Кәлим Минулович сез бик авыру кеше сезгә персональная пенсияне бирик” -ди.

Юк, “я еще посижу на страже государственных денег”,-ди Кәлим Минулович.Шуның белән сөйләшү тәмамлана.РИК председателе аңа кулын күтәрергә курка.”Кәлим абыйның” кем икәнен ул яхшы белә.Аны куркытып булмаслыгын да  яхшы белә.

  Җимерелеп бара торган дәүләтнең акчасын инде сакларга да кирәкмәгәндер,ә киресенчә урларга,баерга,миллионер булырга.Андый мөмкинлекләр булды бит.Әмма “Калим абый”башкача эшләргә өйрәнмәгән.Ул соңгы чиккә кадәр үз вазыйфасын төгәл итеп башкара.Район,райфо бетерелгәч  кенә тынычлап туган авылына кайтып хәләл  җефете һ әм балалары янына ,туган авылына Карашәмгә кайта.Барлык тәкъдимнәрдән баш тарта.1974 елны Казанга кызы янына килгәч кинәт вафат була.Балалары җыелышып әтиләрен авылга алып кайтып җирлиләр.Бу вакытта аңа бары  71 нче яшь була.

  Тиз арада “финанс тәртипнең бетүе” үз нәтиҗәләрен дә китерә.90 еллар башында зур үзгәрешләр булып таркалу,җимерелүләр  киң тарала.Кәлимулла Минулла улы боларны күрмәде...ул 1974 елны мәрхүм булды.Инде менә аның мәрхүм булуына 41 ел да узып киткән.Аның документлары белән танышкач  мин аның бик бөек кеше икәнен аңладым.Ул мәрхүм булганнан соң райисполкомның Галеев фамилияле сотруднигы”Эх Калим абыйның башын гына алып каласы иде “-дигән.Мин моның белән тулысы килеш килешәм.Чыннан да Кәлим улла Минулла улы ул узган эпоханың иң саф,акыл иясе,тырыш  хезмәтче,авыр хәлләрдә калганда югалып калмый торган баһадир да ,көрәшче дә. Әтиемнең йорты Карашәм авылында әле дә исән.Кечкенә генә авыл йорты бакчасы ,бал кортлары белән.Монда алма лар .чияләр,балан һәм башка  җимешләр,яшелчәләр дә өлгерә.Мондый бакча беркая да юк.Без монда һәр җәйдә кайтабыз.Узганыбызны искә алабыз,әтием.әнием янына зиратка барып кайтабыз,догаларыбызны укыйбыз.Нинди вакытлар иде бит...Карашәмлеләр аларны яхшы хәтерлиләр...

 Капитализмның кире кайтуы ул әле соңгы сүз түгел.Капитализм үзе дә социализмга ыргыла әмма әле аның әле штаннары кыскарак. Ленин да юк бит.Ул хәзерге җитәкчеләр кебеке особняклар төзү хакында уйламыйча ничек итеп дәүләти капитализмны(гос капиатализмны) халык файдасына хезмәт иттерергә,халыкның яшәү хәлен җиңеләйтергә тырышты.Бу эшләрне ничек башкарып чыгарга? Моңа без практикада өйрәнергә тиешбез.Әгәр дә беренче тапкыр барып чыкмаса икенче,өченче...ун тапкыр кабатлап уңышка ирешергә кирәклеген басым ясап әйтте.Ул НЭП+кооперациянең  кирәклеген ассызыклап әйтте.Ленинның бу күрсәтмәсе бүген дә бик актуаль

   Шушы чорда төрле юллар белән баеп киткән шәхесләр чит илләргә китеп туган якларын сагынып яшиләр.Әдәм баласы өчен туган як,туган ил,туган җир иң якыны,иң изгесе.Узган заманнарны искә төшереп күбесе ул вакытта авыр  иде ,әмма яхшы иде диләр.Колхозлар,авыллар гөрләде,мәктәпләр үстеләр.Әмма  явыз көчләр бу тормышны җимерү өчен барысын да эшләделәр.Хәзер аның сәбәпләрен инде халык та белә,әмма терсәкне тешләп булмый шул.Авыллар җимерелеп,крестьяннар таралып бетеп баралар.Берничә фермер хәлне үзгәртә алмыйлар.Алар кемнәр белән эшләрләр икән соң.Бәлкем негрлар,кытайлар килерләр,әмма бу инде Аркадий Рай кин әйтмешли это бу у удит,это бу- у-уд-ит другая страна.

 Дөресерәге социализм җимешләрен  татыган  халык бу кыргый капитализм белән килешә алмаячак.

    Әтиләр,Әниләр традициясе ул  бергә эшләп,бергә аңлашып,бер береңә булышып чын тигез хокук белән яшәүдә.Моны аңламаган  бер нәрсәне дә аңламаган кешеләр булалар инде...20 еллар тәҗрибәсе НЭП+ кооперация  һәм гос капитализм дәүләтебезнең алга барышының бердәнбер чыганагыдыр.

                                  Валеев Р.К.проф.КФУ 2014 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хөрмәтле Рәмзи Калимуллович! Менә шундый көчле рухлы егетләр үстергән - Норлат ягы - ир егетләрен оныттырмау өчен мин "Эликон" заводы башкарма директоры янында якташлар җәмгыяте утырышында (07.02.2015 елда) Сезнең белән очрашкан идем. Сезнең язмагызны игътибар белән укып чыктым да Афәрин, дип кычкырасым килде. Без нәкъ "Норлат милли-мәдәни комплексы" булдыру турындагы иң зур проектыбызда Сезнең кебек тарихчы - милләтпәвәр шәхесләребезгә таянабыз. Яшьләребезгә бик зур хезмәтегез бит - бу, Рәхмәт Сезгә! Яшел Үзәннән милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Клара Филиппова.

    Теги: Ветеран Якташ Яшел Узэн Воспоминания истәлекләр