Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Карабодайга бәяләр арта, бодай һәм дөгегә – кими

«ПроЗерно» компаниясе мониторингы нигезендә, узган атнада карабодайның күпләп сату бәяләре 1 690 сумга арткан һәм 52 мең сумга җиткән.

Августта аның тоннасы уртача 48 194 сум, 2019 елның сентябрендә 28 268 сум иде. Бодай арзанайган, гәрчә бер атна элек ул үссә дә. Августта ул — 22 616 сум, 2019 елның сентябрендә 27 370 сум иде. Дөге бәяләре дә аска тәгәрәде. Ул 135 сумга, тоннасы 37 600 сумга кадәр арзанайды. Августта дөгенең тоннасы — 38 033 сум, 2019 елның сентябрендә 41 539 сум иде. Бу культураларга бәяләрнең кискен артуы белән Россия Генпрокуратурасы кызыксынды. РФ субъектлары прокурорларына монополиягә каршы органнар белән бергә «Өстәмә күзәтчелек чаралары оештыру» йөкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев