Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Капрон колготкиларының икенче тормышы

Күпчелек хатын -кызлар өчен колготкаларының ертылып китүе чын фаҗигага әверелә. Әмма, моның кирәге юк инде диеп, аларны чүплеккә озатырга ашыкмагыз. Чөнки капрон колготкаларны көнкүрештә дә кулланырга мөмкин. Безнең күзәтүгә аларга икенче тормыш бүләк итү идеялары тупланган.

1. Көя күбәләген куркытыр өчен үлән мендәрләре ясарга була. Капронның кечкенә генә бер кисәген алып, аңа киптерелгән лаванда салабыз, уртача зурлыктагы төеннәргә бәйлибез. Мондый мендәрчекләр шкафны көя күбәлегеннән саклап кына калмыйча, аңа хуш ис таратып торачак. 

2. Капрон колготкаларында суган яки сарымсак саклау бик җайлы. Берничә баш сарымсак яки суганны капрон оекка салалар да, төенлиләр. Кышын бу бик уңайлы, чөнки үзеңә кирәгенчә аласың да, яңадан бәйләп куясың. 

3. Әгәр сез идәнгә бисер таратып, җыя алмый азапланасыз. яки колак алкасы төшергәнсез һәм таба алмыйсыз икән, сезгә капрон колготкасы ярдәмгә киләчәк. Аны тузан суырткычының суырту тишегенә кигезергә һәм фатир буенча йөрергә кирәк. Барлык вак әйберләр дә капронга җыелачак. 

4. Капрон колготкаларының да төрлесе бар, әйтик, төрле бизәкләр чигелгәннәрен трафарет буларак файдаланырга була. Гөл чүлмәкләре яисә вазаларга төрле бизәкләр төшерү өчен, чүлмәкне бизәкле оек белән бәйләргә кирәк. Аннары губка ярдәмендә аны буйыйбыз. Буяу кипкәч, "трафарет"ны салдырабыз. Гадәти булмаган гөл чүлмәге әзер. 

5. Капрон ярдәмендә үсентеләрне яки бакча культураларын терәкләргә бәйләп куярга була. 

6. Колготкалардан себерке өчен менә дигән тышлык ясарга була. Оек кигезелгән себерке сынмый һәм тузмый да. Мондый "тышлык" өй себеркесенең хезмәт итү вакытын озайтачак. Шулай ук өйдәге пәрәвезләрне җыйганда, оекбашлы себерке ярдәмгә киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X