Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Капремонт, ФАПлар һәм юллар: Татарстан Республикасында 2020 елда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга йомгак ясадылар

Барлык чараларны гамәлгә ашыруга 30,7 млрд сум үзләштерелгән.

2020 елда Татарстан 11 милли проект кысаларында 50 федераль (төбәк) проектны гамәлгә ашыруда катнашты, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте.

Милли проектларны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә республикада узган ел Арча муниципаль районында Яңа Чүриле авылында 97 урынга исәпләнгән психоневрологик интернатның торак корпусы файдалануга тапшырылган.

Махсус җайланмалар белән республиканың муниципаль районнарында ГТО нормативларын тапшыру өчен тугыз мәйданчык җиһазланды һәм республика муниципаль районнарының гомуми белем бирү мәктәпләрендә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен 6 спорт залы ремонтланды.

9 спорт объекты төзелгән: Яр Чаллыда боз сарае һәм ябык йөзү бассейны, 4 футбол кыры, Түбән Камада күнегүләр ясау манежы, Васильево бистәсендә универсаль спорт залы һәм Казандагы «Тасма» стадионында җиңел атлетика йөгерү юллары.

Дүрт гомуми белем бирү мәктәбе ("Усадьба Царево" һәм "Салават күпере" торак комплекслары, шулай ук, Казан шәһәренең Н.Җиһанов һәм Бондаренко урамы буенча) һәм 12 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы төзелде, 1 гомуми белем бирү мәктәбе төзелә башлады (Казан шәһәре Н.Ершов урамы, "Арт Сити" торак комплексы, 2021 елда файдалануга тапшыру планлаштырыла).

Җиде ФАП төзелде, Казанда Балалар онкологиясе, гематология һәм хирургия үзәген төзү башланды, 31 балалар поликлиникасында балаларга уңайлы булуны тәэмин итә торган эчке киңлекләрнең оештыру-планлаштыру карарлары төзелде.

Шәһәр мохитендә 51 объект төзелгән, 268,4 км юл норматив хәлгә китерелгән.

12 чистарту корылмасы һәм яңгыр сулары канализациясе төзелде һәм реконструкцияләнде. Шәмәрдән авылында нефтьле пычранулары булган җирләрне рекультивацияләү үткәрелгән, Прости авылында һәм Минзәлә шәһәрендә рөхсәт ителмәгән 2 чүплек юкка чыгарыла башлаган.

Чаллыда 8 авыл мәдәният йорты төзелде һәм курчак театрына капиталь ремонт ясалды.
Гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү өчен 94 фатир сатып алынган.
Сәләтле балаларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү Үзәгенә һәм Казанда педагогик хезмәткәрләрнең һөнәри осталыгын өзлексез арттыру үзәгенә капиталь ремонт ясалды.

Шулай ук, узган елда республика учреждениеләренең һәм оешмаларының җиһазларын сатып алдылар һәм матди-техник базасын яхшырттылар, гражданнарга ярдәм һәм социаль түләүләр, белем бирү чараларын күрсәтү буенча чаралар үткәрделәр.

Барлык бу чараларны гамәлгә ашыруга 31,4 млрд сум, федераль бюджеттан 22,8 млрд сум, республика бюджетыннан 8,6 млрд сум каралган. 30,7 млрд сум үзләштерелде, 22,3 млрд - федераль бюджеттан, 8,4 млрд - республика бюджетыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев