Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Капка төбенә ком да өергә ярамыймы инде хәзер?

– Авылда әти-әниләрнең капка төбендә инде ике еллап бардыр, ком оеме ята.

Юлдан ерак, коймага ук терәлгән. Күптән түгел «Кисәтү!» тамгасы астында хат алганнар. Анда, ниндидер кагыйдәләр нигезендә, әлеге комны юк итәргә тиешлеге турында язылган. Әгәр дә моны үтәмәсәләр административ җаваплылыкка  тартачакларын искәрткәннәр. Бу таләп законлымы? Һәм нинди җаваплылык каралган? Бәлки судка биргәннәрен көтәргәдер?

– Муниципаль берәмлекләр дә ниһаять төзекләндерү, матурлау кагыйдәләрен кабул итә башлады. Алар буенча, төзү материаллары, ком, җир һәм башкалар, һәм башкаларны урам ягында бушату һәм саклау тыела. Җирле администрация даими төстә территорияләрен тикшереп, әлеге кагыйдәләрнең үтәлешен контрольдә тотарга тиеш. Ә инде аларны бозу очракларын ачыклаганда, акт төзеп, билгеләнгән вакыт аралыгында тәртипкә китерү турында боерык тапшырыла. Әгәр дә ул үтәлмәсә, вакыты чыккач, КоАПка яраклы рәвештә, хокук бозу турында беркетмә төзелә һәм эш судка юллана яки шунда ук штраф билгеләнә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев