Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Капитанча кәтлитләр: чын ирләр өчен иң эре порцияләр

23 февраль - ул бүләкләр бирү генә түгел, ә хуҗабикәләр өчен бәйрәм өстәле әзерләп, сөеклеңне төрле тәм-том белән сыйлау көне дә. Шул уңайдан без сезгә бер җайлы гына рецепт тәкьдим итәбез. Икенче яртыгыз, һичшиксез, рәхмәтле булачак.

Ингредиентлар: 
600 гр ит фаршы (сыер ите белән дуңгызныкы ярый) 
1 кг бәрәңге 
2 эре помидор 
150 гр. сыр 
2 эре башлы суган 
тоз 
борыч 
майонез 
үсемлек мае 
кипкән хуш исле үләннәр һәм тәмләткечләр катнашмасы. 

Шулай ук пешерү өчен порцияле формалар кирәк булачак - керамик, балчык яки бер тапкыр кулланыла торган алюминий (10х15 см) савытлар. 

Әзерләү: 
1. Ит фаршын тозларга, тәмләткечләр һәм төрле үләннәр белән бутарга. Фаршка бераз вакланган сарымсак өстәргә мөмкин. 
2. Формаларны көнбагыш мае белән майларга һәм аларга фарш салырга. Алда әйтелгән күләм 3-4 зур порциягә җитәргә тиеш. 
Буш урыннар калмасын өчен, дымлы куллар белән тыгызларга. 
3. Эре ярымбоҗралар сыман суганны турарга. 
Фарш өстенә салырга. 
4. Бәрәңгене юарга, чистартырга һәм нечкә итеп 2-3 мм кисәргә. Әгәр дә алар бик зур күләмле була икән, урталай кисәбез. 
5. Бәрәңгене суган өстенә тезәбез. Боларны тозлыйбыз, борычлыйбыз. 
6. Юылган помидорны түгәрәкләргә кисәбез. Бер помидордан ким дигәндә 4 түгәрәк ясарга кирәк, ләкин артык юка түгел. 
7. Помидорны бәрәңгегә тезәбез. Барысы да пөхтә һәм матур итеп ясалган булырга тиеш. 
8. Һәр порциягә майонез сылап чыгабыз. 
9. Помидорлар өстенә уылган сыр салабыз. 
10. Капитаннарча кәтлитләрне 220 градус җылылыкта мичтә 40-50 минут пешереп алабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X