Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Капиталь ремонтка алдан әзерләнегез

Сорау-җавап

Күптән түгел генә, торбаларны һәм сантехниканы тулысынча алыштырып, фатирыбызга евроремонт ясаттык. Киләсе елда безнең йортта капиталь ремонт башлап җибәрәчәкләрен ишеттек. Начар түгел бу, әлбәттә. Тик безнең фатирда да, һичшиксез, торбаларны алыштырачакларын әйтүләре генә эчне пошыра. Безгә нишләргә кала? Эшчеләрне кертергәме, әллә юкмы? Алар торбаларны алыштырса, евроремонтның эзе дә калмаячак бит.

– Кызганычка, торбаларны алыштыруларына каршы килергә хокукыгыз юк. Соңыннан авария-мазар килеп чыкса, сезне гаепләп, бөтен зыянны үзегездән түләттерәчәкләр. Әмма сез алда торучы эшләргә әзерләнеп куя аласыз. Эш шунда ки: йортыгызга капиталь ремонт ясаучы оешманың, закон буенча, фатирыгызның торышын начарайтуга хокукы юк (РФ Гражданлык кодексының «Зыян китергән өчен җаваплылыкның гомуми нигезләре» 1064 нче маддә). Гади генә итеп әйткәндә, фатирыгызны капиталь ремонтка кадәр нинди хәлдә булган, шундый хәлдә калдырырга тиешләр. Сез эксплуатация оешмасына мөрәҗәгать итеп, аның вәкилләренең фатирыгызны карауларын һәм санитария, техник торышы турында акт төзүләрен сорарга мөмкинсез. Бу хезмәт күрсәтү бушлай булырга тиеш, чөнки капиталь ремонтны сез башлап җибәрмәгән бит. Актта фатирыгызга ремонтның нинди материаллардан ясалганлыгын күрсәтә аласыз. Ремонт ясалган бүлмәләрегезне фотога төшерергә дә мөмкин: эш судка кадәр барып җиткән очракта фотосурәтләрнең кирәге чыгачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев