Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Каникул башланды, балаларны йөрергә өйрәтик

30 октябрьдән 5 ноябрьгә кадәр Яшел Үзәндә балалар юл-транспорт травматизмын кисәтүгә юнәлтелгән «Көзге каникул» акциясе узачак.

2017 елның 9 аенда республика юлларында балалар катнашында 447 ДТП теркәлеп, аларда 13 бала һәлак булган һәм 466сы травма алган. Балаларны транспорт чарасында йөрткәндә кагыйдәләрнең үтәлмәве зур борчу уята. Ел башыннан  11 пассажир бала һәлак булган.

Яшел Үзән муниципаль районында 2017 елның 9 аенда балалар катнашында 10 ДТП булып, аларда 10 бала травма алган. Гомумбелем бирү оешмаларында полиция хезмәткәрләренең укучылар һәм аларның ата-аналары белән  профилактик әңгәмәләр узачак. Тематик лекцияләр автотранспорт предприятиеләрендә һәм башка оешмаларда үткәрелә.

Яшь җәяүлеләр дә ЮХИДИ хезмәткәрләре игътибарыннан төшмәячәк. Юл кагыйдәсе бозу очракларында алар белән яшь инспекторлар отрядлары, ата-аналар комитетлары, “Ата-аналар патруле” инициатива төркеме, “Россия мәктәп укучылары хәрәкәте” җәмәгать оешмасы эшләячәк. Бу фактлар җәяүленең уку урыны буенча хәбәр ителеп, алар белән алда да профилактик эш алып барылачак.

Мәктәп каникуллары – балаларның иң кызыклы вакыты. Әмма бу чорда балалар ата-аналар ягыннан контрольсез кала, - дип сөйли бу уңайдан Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рамил Идиятуллин. Шуңа күрә ата-аналарга бу яктан игътибарны арттырырга кирәк. Хөрмәтле ата-аналар! Балаларыгызга тагын бер кат  юлларда ничек йөрергә, ничек юл чыгарга, ишегалларында үзеңне ничек тотарга кирәклеген аңлатыгыз. Юл чыкканда мобиль телефоннан сөйләшмәскә, аралашмаска, юлны чыкканчы башта тирә-якны игътибар белән  карарга кирәклеген өйрәтегез. Ут кайтаргыч элементларның файдасы турында сөйләгез. Балаларның көтеп алган ялы күңелсезләнерлек булмасын.      

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: